Газетага язылу

«Гадел билге»гә юлны ничек табарга?

«Гадел билге» («Честный знак») санлы маркировкалау системасының чикләре киңәя: ул меңләгән эшмәкәрне һәм яңадан-яңа тармакларны колачлый. 2026 елның 1 мартыннан аның чираттагы мөһим этабы башланды.

«Гадел билге»гә юлны ничек табарга?

Татарстанда бизнес әһелләре нинди кыенлыклар белән очраша, хакимият аларга ничек ярдәм итә һәм эшмәкәрләр кемгә өметләнә ала? Бу хакта Татарстан Рәисе каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев сөйләде.

Кече ритейл проблемалары һәм системалы җавап

Маркировка кертү – базарны «агарту» өчен мәҗбүри һәм файдалы адым. Ләкин мондый яңалыклар шома гына тормышка аша алмый. 2025 елда җиңел сәнәгать товарларын маркировкалауның өченче дулкыны башлангач, бу мәсьәлә Татарстандагы эшмәкәрлек омбудсменына мөрәҗәгатьләр саны буенча беренче урынга чыкты (22%). «Без системалы рәвештә эш иттек: мөрәҗәгатьләрне җыеп,  «Гадел билге» һәм Роспотребнадзор белгечләре катнашында «түгәрәк өстәл»ләр үткәрдек. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән федераль дәрәҗәдә срокларны 2026 елның 1 мартына кадәр озайтуга ирештек. Шулай итеп, Россия эшмәкәрләренә әзерлек өчен өстәмә алты ай бирелде», – диде Фәрид Габделганиев.

Бизнес вәкилләре бу вакытның нәтиҗәсен күрсен өчен, Вәкаләтле вәкилнең Иҗтимагый кабул итү үзәге хезмәткәрләре эре сәүдә үзәкләренә барып, эшмәкәрләр белән очрашулар үткәрде, киңәшләр бирде. Алар маркировкалауны гадиләштерү максаты белән «Иннополис» резиденты чыгарган ясалма интеллектлы күчмә онлайн касса эшен сынауда да катнашты. Моннан тыш, эшмәкәрләргә мәгълүматлы материаллар әзерләп таратылды.

Төп кыенлыклар: кассалардан башлап калдыкларга кадәр

Мөрәҗәгатьләрне анализлагач, шунысы ачыкланды: эшмәкәрләр барыннан да бигрәк өч проблема белән очраша. Беренчедән, финанс йөкләнеш: җиһазларга, программа тәэминатына маркировка кодларын сатып алуга өстәмә чыгымнар сорала. Икенчедән, техник катлаулылык: системаны электрон документ әйләнеше белән интеграцияләү, логистиканы һәм исәпне яңадан кору, шуның өстенә иске касса җиһазларының яңа таләпләргә туры килмәве. Өченчедән, кеше факторы: хезмәткәрләрне укыту кирәк, чөнки күчеш чорында хаталарсыз булмый, нәтиҗәдә штрафлар алу куркынычы бар. Аерым проблема булып продукция калдыклары белән эшләү тора. Сатылмаган товарларны маркировкалау – катлаулы эш.

Мөһим искәрмә: һөнәрчеләргә ярдәм

Вәкаләтле вәкил эшмәкәрләрнең бер категориясен артык бюрократик кыенлыклардан коткаруга иреште. Бу башлангыч Татарстан Рәисе һәм  Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан да хупланды: 2025 елның декабрендә һөнәрчеләргә ярдәм турында закон кабул ителде. «Бу әһәмиятле эш безнең осталар белән сөйләшүләрдән башланды. Алар өчен маркировкалау мәсьәләләре өстәмә административ киртәләргә әйләнеп,  төп эшкә комачаулый иде, – ди Фәрит Габделганиев. – Хәзер исә һөнәрчеләрнең рәсми статусы бар һәм, иң мөһиме, алар үзләренең уникаль әйберләрен, шул исәптән маркетплейсларда да мәҗбүри маркировкасыз сату хокукына ия булды».

Ярдәм үзәге: Эшмәкәрләр йортында – «Гадел билге»

Күчеш чорының бөтен катлаулылыгын аңлап, Казанда Татарстан Икътисад министрлыгы һәм «Мой бизнес» үзәге ярдәмендә февральдә «Гадел билге» маркировкалау системасының махсуслаштырылган үзәге ачылды. Анда эшмәкәрләргә түләүсез квалификацияле ярдәм күрсәтелә. Шул рәвешле Татарстан Россиянең 16 тәҗрибә төбәге арасына керде. «Монда маркировкалау системасы буенча барлык хезмәтләр күрсәтелә», – ди Фәрит Габделганиев.

Аерым юнәлеш булып җиһазлар алуны субсидияләү һәм процентсыз рассрочка алу кебек дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат бирү тора. Үзәккә ваклап һәм күмәртәләп сату компанияләре дә актив мөрәҗәгать итә. Ярдәм «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасын хуплау» федераль проекты кысасында гамәлгә ашырыла. Бу проект «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проектының бер өлеше булып тора.

Казанда эшмәкәрләр  өчен махсус ярдәм «тәрәзә»се булдырылды. Шуңа күрә  «Гадел билге»гә бәйле мәсьәләләрен әлегә кадәр хәл итмәгән һәр эшмәкәр Маркировкалау үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Адресы: Казан, Петербург урамы, 28 нче йорт. Алдан язылу мәҗбүри. Моның өчен түбәндәге сылтама буенча яки ТР эшмәкәрлек омбудсменының Иҗтимагый кабул итү бүлмәсе телефонына ((843) 203-29-08) шалтыратып мөрәҗәгать итәргә була.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре