Газетага язылу

Игелекле эш кылучылар 10 еллык юбилеен билгеләп үтә

Бүген Казанда «Московский» мәдәни үзәгендә «Игелекле Казан. Инклюзия яңа социаль норма буларак: чакырулар һәм карарлар» V Халыкара форумы ачылды.

Игелекле эш кылучылар 10 еллык юбилеен билгеләп үтә

Дискуссия форматында беренче тапкыр уза торган форум ике көн дәвам итә. Һәм анда биш чит илдән (БГӘ, Төркия, Израиль, Казахстан, Беларусь) һәм Россиянең 7 төбәгеннән (Мәскәү, Санкт-Петербург, Красноярск, Новосибирск, Киров шәһәрләре, Идел буе төбәкләре) 300 гә якын коммерциячел булмаган оешма, хакимият, бизнес-структура һәм ата-аналар берләшмәсе вәкилләре катнаша.

Игелек кыл да суга сал

Быел «Игелекле Казан» коммерциячел булмаган автоном оешмасы 10 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бүгенге көндә проектка 15 меңнән артык кеше җәлеп ителгән, шуларның бер меңгә якыны – волонтерлар, аларның иң кечкенәсенә – 7, ә өлкәненә 87 яшь.

Бүген беренче эш итеп форумга килгән кунакларны «Игелекле Казан» фонды тарихы белән таныштырдылар. «Игелек ярминкәсе»ндә исә фондка йөрүчеләрнең эшләре: картиналар, брелоклар, тәлинкәләр, бизәнү әйберләре тәкъдим ителде. Каһвә яратучылар өчен аерым урын булдырылган иде. Кунакларны «Игелекле Казан» коворкингы баристы Артем каршы алды. Егет: «Кешеләргә каһвә аша яхшылык бүләк итәм», – дип саный. Форумда катнашучылар башка шәһәрләрдәге туганнарына «Игелек почтасы» аша открытка юллау бәхетенә иреште. Биредә үк тәлинкәләрдә картиналар ясау буенча мастер-класслар оештырылган иде. Барлык чаралардан җыелган акча «Игелекле Казан» фондына юнәлдереләчәк. Форум үзе исә ике көн дәвам итәчәк һәм берьюлы ун мәйданчыкта алып барылачак. Чарада катнашучылар хәйриячелекнең ничек үсәргә тиешлеге, бу эшчәнлеккә җәлеп ителгән барлык кешеләр алдында нинди проблемалар торуы һәм аларга ничек җавап бирергә кирәклеге турында фикер алышачаклар. Тармакның әйдәп баручы белгечләре – Россиянең һәм чит илләрнең иң эре хәйрия фондлары җитәкчеләре үз тәҗрибәләре белән тематик секцияләрдә уртаклашачаклар дип көтелә.

Дөрес юл

Пленар утырыш алдыннан Казан мэры Илсур Метшин журналистлар белән аралашу барышында, бүгенге чара мөһим мәйданчык булып тора, дип билгеләп үтте.

– Без социаль проектлар турында гына түгел, ә хәйриячелекнең системалы үсеше турында фикер алышабыз. 10 ел эчендә хәрәкәт йөзләрчә мең шәһәр халкын берләштерде. Монда сүз «Изге эшләр көндәлекләре» белән мәктәп укучыларыннан алып, зур фестивальләрдә һәм инклюзив турнирларда катнашучылар турында бара. Бу – авыр хәлдә калган һәркемгә тиз арада ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә торган системалы эш. Беркем дә үз бәласе белән ялгыз калмый. Без балаларны игелекле гамәлләр күрсәтеп тәрбияләүгә аерым игътибар бирәбез. Эшне 19 инклюзив сыйныфтан башлаган идек. Ә бүген программа 1264 баланы үз эченә ала. Балалар кечкенәдән үк мөмкинлекләре чикләнгән яшьтәшләрен хөрмәт итәргә өйрәнә. Шунысы куандыра: хәйрия эшләренә җәлеп ителгән кешеләр саны даими рәвештә арта бара. Димәк, без дөрес юл сайладык, – диде шәһәр башлыгы.

Форум барышында мәктәпкәчә, мәктәп һәм мәктәптән соң белем бирү системасыннан алып мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыруда һәм социальләштерүдә ярдәм итүгә кадәр инклюзия мәсьәләләре күтәреләчәк. Шуның белән беррәттән, грант операторлары грантларда җиңүче булу өчен нинди таләпләргә туры килергә кирәклеге турында сөйләячәк, ә эре бизнес вәкилләре алар белән социаль партнерлыкны ничек дөрес төзергә кирәклеге турында аңлатачак. Россиянең һәм чит илләрнең иң эре хәйрия фондлары җитәкчеләре исә үз тәҗрибәләре белән тематик секцияләрдә уртаклашачаклар.

Татарстан – җиңүчеләр рәтендә

Президент грантлары фонды генераль директоры Илья Чукалин сүзләренә караганда, Президент грантлары фондына конкурска бирелә торган проектлар һәрвакыт җәмгыятьне борчыган сорауларны төгәл чагылдыра.

– Проблемаларның күп өлеше бүген социаль ярдәмгә бәйле, чөнки җәмгыять мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә игътибар һәм кайгыртучанлык белән карый. Безнең барлык проектларның дүрттән бер өлеше нәкъ менә шушы темага бәйле. Гаризалар саны ел саен арта һәм аларның төрле оешмалар булуы сөендерә. Әлбәттә, активлык төбәкләргә бәйле. Әмма массакүләм булу гына җитми, сыйфат та мөһим: тәкъдимнәр көчле, тикшерелгән һәм чыннан да кирәкле булырга тиеш. Татарстан әлеге кысаларга тулысынча туры килә: республикада һәрвакыт җиңүче проектларның проценты югары. Тугыз ел эшләү дәверендә фонд Татарстандагы проектларга 1,8 млрд сум юнәлдергән, шуларның 1,4 млрд сумы – Казанда проектларны гамәлгә ашыруга җәлеп ителгән акча. Бу – зур ярдәм, – диде Илья Чукалин.

Форум кысасында шулай ук «Игелекле Казан» грантларына дәгъва кыла торган иң яхшы проектлар өчен тавыш бирүнең икенче этабы үткәреләчәк. 10 финалист арасыннан өч җиңүче 100 әр мең сум алачак дип көтелә.

Игелекле кешеләр каласы

Моннан тыш, кунаклар «Игелекле Казан» коммерциячел булмаган оешмасының эше белән танышырга җыена. Алар Казанның иң әһәмиятле инклюзив объектларына барачаклар. Монда сүз «Ярдәм» хәйрия фондының «Дан» спорткомплексы, Россиядә беренче инклюзив иҗтимагый киңлек булып санала торган Серов урамындагы бульвар, «Луч», «Крылья», «Все для детей», «Тылсым» һәм «Вместе» инклюзив үзәкләре турында бара.

«Игелекле Казан» коммерциячел булмаган автоном оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова: «Без уникаль игелекле шәһәрдә яшибез, аның җитәкчесе Казанны игелекле эшләр шәһәре һәм игелекле кешеләр каласы итәргә хыяллана. Без, коммерциячел булмаган сектор вәкилләре буларак, хакимияткә караганда, проблемаларны тизрәк хәл итәбез. Борчыган мәсьәләне күрәбез, җавап бирәбез, хәтта ялгышабыз да, ләкин хатаны төзәтәбез. Һәм максатчан аудиториягә уңай йогынты ясаячак дөрес чишелеш табарга тырышабыз. Әгәр дә бездә муниципалитет ярдәме белән мондый мөмкинлекләр булмаса, без шундый зур инклюзив үзәкләр челтәрен төзи алмас идек. 4 ел эчендә 4 үзәк булдыруга ирештек», – дип сөйләде.

Шуны да әйтергә кирәк: бүген Казан мәктәпләрендә 1214 инвалид бала белем ала. 54 мәктәптә һәм 68 балалар бакчасында махсус ихтыяҗлары булган балаларны укыту һәм тәрбияләү өчен махсус шартлар тудырылган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре