Казанны Мурманск һәм Төмән белән тоташтыра торган яңа авиарейс ачыла

8 нче августтан яңа авиарейс Казаннан Мурманск аша Төмәнгә яңа авиарейслар ачыла. Самолетлар атнага өч тапкыр – дүшәмбе, сишәмбе һәм шимбә көннәрендә очачак.

Дүшәмбе һәм шимбә көннәрендә самолет Казаннан 4:00 сәгатьтә кузгалачак, Мурманск аэропортына 6:50 дә төшәчәк. Аннан ул 7:40 сәгатьтә очып китәчәк, Төмән аэропортына ул 12:55 сәгатьтә утырачак.

Төмәннән кире рейс 13:45 сәгатьтә планлаштырылган, Мурманск шәһәренә төшү 15:00 сәгатьтә булачак, аннан соң Казанга 15:50 сәгатьтә очып китәчәк. Казан аэропортына самолет 18:45 сәгатьтә төшәчәк.

Сишәмбе көнне самолет Казаннан 10:10 сәгатьтә очып китеп, Мурманск аэропортында 13:00 сәгатьтә булачак, аннан соң Төмәнгә 13:50 сәгатьтә кузгалачак. Анда борт 19:00 сәгатьтә килеп җитәчәк.

Төмәннән һава судносы 19:50 сәгатьтә очачак, Мурманск шәһәрендә 21:05 тә булачак һәм 22:00 сәгатьтә Казанга кузгалачак. Татарстан башкаласына самолет чәршәмбе көнне 1:00 сәгатьтә килеп җитәчәк. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.

Маршрутта максималь сыйдырышлылыгы 50 кеше булган Bombardier CRJ-200 Канада авиалайнерлары билгеләнгән, дип хәбәр итә «ЮВТ Аэро» авиакомпаниясе матбугат хезмәте.


Фикер өстәү