Казаннан Бакуга туры рейслар ачылды

Казан аэропортыннан Азәрбайҗан башкаласы Бакуга туры рейслар ачылды. Беренче самолет 15 июньдә 100% тулып очты. Июнь аенда очышлар – чәршәмбе көннәрендә, июльдән октябрь азагына кадәр чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак.

Чәршәмбе көннәрендә Казаннан самолет 20:30 сәгатьтә очып китә, Баку аэропортына 23:55 тә төшә, Азәрбайҗан башкаласыннан кире очу 17:40 сәгатькә планлаштырылган, Казанга төшү вакыты – 19:20.

Шимбә көннәрендә (2 июльдән) Казаннан самолет 19:20 сәгатьтә кузгалачак, Баку аэропортына 22:50 сәгатьтә килеп җитәчәк. Кире рейс 16:40 ка планлаштырылган, ә 18:20 дә самолет Казанда булачак. Хәрәкәт графигында үзгәрешләр булырга мөмкин, һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.

Очыш программасы Azerbaijan Airlines һәм Buta Airways авиакомпанияләре тарафыннан башкарыла. Рейсларга 106 урынлы Embraer 190 һава суднолары җәлеп ителгән.

 


Фикер өстәү