Табиб иртәнге ашка нәрсә ашарга кирәклеген сөйләгән

Иртәнге ашка нәрсә ашасаң яхшырак? Бу сорауга табиб-эндокринолог, медицина фәннәре кандидаты Зөһрә Павлова язып чыккан. Ул билгеләп үткәнчә, иртәнге ашта аксымнар, катлаулы углеводлар һәм майлар булырга тиеш.

Үзенең Telegram-каналында белгеч билгеләп үткәнчә, йомырка, кыяр, помидор, яшел тәмләткечләр һәм кәбестәдән салат әзерләргә мөмкин. «Шулай итеп без аксым һәм майларына (йомырка) мөһим углеводларны (яшелчә) өстибез. Һәм мин һәрвакыт арыш, ярмалы яки кара ипи ашыйм», — дип билгеләп үтте Павлова.

Моннан тыш, яшелчә белән биш процентлы эремчек ашарга була. Шулай ук иртәнге ашка запеканка пешерергә мөмкин. «Эремчеккә йомырка кушып, бераз йөзем өстәп микродулкынлы мичкә куям. Он һәм башка ярмалар кушмыйм, соңнан ипи белән ашыйм», — дип яза эндокринолог.

Иртәнге ашның тагын бер варианты — кабак, йозем кушылган тары боткасы. «Кызганыч, мондый иртәнге ашта аксым юк, шуңа күрә мин аерым коктейль эчәм яки йомырка, эремчек ашыйм», — дип нәтиҗә ясаган табиб.


Фикер өстәү