25 июнь көнне активистлар Казансу елгасы үзәнен чистарту өчен экологик акция үткәрә. Катамараннарда узачак экспедициядә бушлай катнашырга мөмкин, ә Казаннан һәм кире юнәлештә трансфер белән оештыручылар тәэмин итәчәк.
Акциядә катнашырга теләк белдерүчеләр Зәңгәр күлләр янында Казансу елгасы үзәнен чүп-чардан арындырачак. Экологик акциягә теркәлү ачык, урыннар саны чикләнгән – 45 кешене җыярга планлаштыралар.
Оештыручылар уңайлы өс киеме һәм аяк киемендә килергә киңәш итә, шулай ук баш киеме алырга онытмаска киңәш итә. Төшке аш өчен савыт та алырга кирәк.
Акция 10:00 сәгатьтә башлана һәм 20:00 сәгатьтә тәмамланачак. Маршрут Биектау районы Урманчы поселогыннан башланып китәчәк, ориентир – Главная ур., 21. Финиш – Зәңгәр күлләр янында. Казаннан баручылар өчен махсус транспорт булачак, 9:00 сәгатьтә җыелачаклар. Очрашу урынын мөрәҗәгать итүчеләргә вакыйгага кадәр өч көн кала хәбәр итәчәкләр, дип яза Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе.