Биектау районда экокурорт булачак

«Биектау» телерадиокомпаниясенең «Татарстан көзгеләре» проекты туристлык-ял кластерларын һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия бәйгесендә (халыкның тавыш бирүе буенча) җиңгән.

«Зәңгәр күлләр» заказнигы тирәсендә кластер-экокурорт булдыру проекты барлыгы 18 мең 476 лайк җыйган. Кластер махсус сакланылышлы 3 табигать территориясен: көмештәй чиста сулы 3 күлдән торган «Зәңгәр күлләр» заказнигын, Семиозерск тыюлыгы урманын һәм Казансу елгасын үз эченә ала. Зәңгәр күлләр – дайверларның һәм кышкы суыкта су коенуга мөкиббән китүчеләрнең яраткан урыны. Биредә су температурасы ел дәвамында +4 градус тәшкил итә. Шулай итеп, озакламый бу күлләр Татарстан гына түгел, бөтен Россия һәм чит илләр туристларын да тартып тору үзәгенә әйләнергә мөмкин. Проектның нигезендә шәһәрдән 30 минут эчендә кыргый табигатькә эләгү идеясе ята. Районда шулай ук экологик агарту һәм актив ял үзәге булдыру күздә тотыла. Кластер территориясе Биектау районын һәм Казанның Авиатөзелеш, Совет районнарын берләштерәчәк. 5000 гектар чамасы мәйданда яңа туристлык маршрутлары, ял мәйданчыклары һәм моның өчен кирәкле барлык әйберләр пәйда булачак, дигән сүз бу.


Фикер өстәү