Ял урыннары өчен тавыш бирәбез: Татарстанның финалга чыгуы бездән тора

Татарстанда яңа экотуристик маршрутлар пәйда булуын телисезме? Шулай икән, экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия бәйгесендә республикабызны хуплап тавыш бирегез!

Бәйгедә җиңгән очракта махсус сакланылышлы территорияләр тирәсендә яңа 5 ял урыны пәйда булырга мөмкин. Шулай итеп, Зәңгәр күлнең, Кама Тамагы районында Лобач тавы һәм Юрьевская мәгарәсе, Идел-Кама табигый биосфера тыюлыгы, «Түбән Кама» милли паркы һәм Балык Бистәсе районында Шомбыт заказнигының экотуристик маршрутларга әйләнүе бар.
Хәзерге вакытта priroda.life сайтында шушы проектлар өчен тавыш бирү бара. Аларның финалга чыгу-чыкмавы шуның нәтиҗәләренә дә бәйле булачак. Моның өчен priroda.life сайтына кереп, «География» (http://priroda.life/geography/) бүлеген сайларга, почта яисә социаль челтәрләр аша теркәлергә кирәк. Шуннан Татарстан картасын табып, безнең проектлар астына «йөрәк» тамгасын куярга.
Тавыш бирү 23 июльгә кадәр дәвам итә. Республика проектының финалга чыгуы – безнең кулларда!


Фикер өстәү