Катнашучылар арасында 11 iPhone 17 һәм бер Sollers ST8 автомобиле уйнатылды.
Фотоконкурс бүген, 18 сентябрьдә, башланды һәм 20:00 сәгатькә анда 29 061 кеше катнашты.
Өч көн дәвам иткән РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көннәрендә Татарстанда 3 автомобиль һәм 33 смартфон уйнатыла. Калган бүләкләрне уйнатуда республиканың һәр кешесе катнаша ала.
Бүгенге суперприз – Sollers ST8 автомобиле иясе:
• Гөлфия Абдуллова (Питрәч)
17 нче iPhone ияләре
• Алексей Афаныкин (Дачное бистәсе, Биектау районы)
• Евгений Кондаков (Тәтеш)
• Альмир Фарухов (Кәче авылы, Арча районы)
• Лилия Таҗиева (Бөгелмә)
• Евгения Вавилова (Чистай)
• Венера Гарипова (Өчиле авылы, Арча районы)
• Гөлсирән Хәйдәрова (Болгар шәһәре)
• Чулпан Харисова (Түбән Мәтәскә авылы, Арча районы)
• Диләрә Абзалова (Зәй)
Әминә Бегжанова (Әлмәт шәһәре) (паспорт буенча исеме, ВКда Алинә дип язылган)
• Константин Пономарев (Чаллы шәһәре)
Фотобәйгедә катнаш!
19һәм 20 сентябрьдә #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга республика фото бәйгесе* дәвам итә. Анда Татарстанда яшәүче һәркем 18 сентябрь 08.00 сәгатьтән 20 сентябрь 20.00 сәгатькә кадәр фото урнаштырып, калган ике Sollers ST8 автомобиленең берсен яки 22 iPhone 17нең берсен оту мөмкинлеге пәйда булачак.
Фотобәйгедә катнашу өчен:
1. 19 яки 20 сентябрьдә 08.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькәчә, махсус беләзек киеп, Татарстан сайлау участогы фонында (тышкы ягында) гаилә белән фото ясарга. Беләзекләр сайлау участогы янәшәсендә тавыш бирүчеләрнең һәркайсына бирелә.
2. Фотосурәтне ВКонтакте социаль челтәрендәге үз сәхифәңә #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштеглары белән 18 сентябрь 08.00 сәгатьтән 20 сентябрь 20.00 сәгатькә кадәр урнаштырырга.
Мәҗбүри шартлар:
*Гаилә белән фото сайлау участогы фонында – тышкы якта ясалган булырга тиеш. Фотосурәттә сайлау участогының исеме белән плакатның, баннерның күренүе кирәк.
*Фотосурәттә сайлау участогы янәшәсендә тавыш бирүчеләргә бирелә торган кимендә бер махсус беләзекнең күренүе шарт.
*Фотосурәттә кимендә гаиләнең ике әгъзасы булу, кимендә берсенең яше 18дән өстәрәк булу кирәк.
*Ике хэштег белән – #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштеглары белән фотосурәткә пост ВКонтакте социаль челтәрендәге шәхси сәхифәдә нәкъ менә 18 сентябрь 08.00 сәгатьтән 20 сентябрь 20.00 сәгатькә кадәр бастырып чыгарылган булырга тиеш.
* #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштеглары фотосурәт белән бер постта булырга тиеш (комментарийларда түгел).
*Фотобәйгедә Татарстанда даими яки вакытлыча теркәлеп (паспортында билге белән) яшәүче татарстанлылар гына катнаша ала.
* Катнашучының ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхифәсе фотобәйге уздыру вакытында ачык булырга һәм ул яше 18дән өстәрәк кешенеке булырга тиеш.
Барлык мәҗбүри шартлар белән ВКонтакте социаль челтәрендә “Татарстан Алга” төркемендә, Фотобәйге кагыйдәләре бүлегендә танышырга мөмкин.
18, 19 һәм 20 сентябрьдә бүләкләр уйнату расписаниесе (Мәскәү вакыты белән)
09:00 – бер iPhone 17 смартфонын уйнату
10:00 - бер iPhone 17 смартфонын уйнату
11:00 - бер iPhone 17 смартфонын уйнату
12:00 - бер iPhone 17 смартфонын уйнату
13:00 - бер iPhone 17 смартфонын уйнату
14:00 - бер iPhone 17 смартфонын уйнату
15:00 - бер iPhone 17 смартфонын уйнату
16:00 - бер iPhone 17 смартфонын уйнату
17:00 - бер iPhone 17 смартфонын уйнату
18:00 бер iPhone 17 смартфонын уйнату
19:00 бер iPhone 17 смартфонын уйнату
20:15 (якынча)** - бер SollersST8 автомобилен уйнату
Барлык бүләкләр уйнатуның турыдан-туры тапшырулары 18, 19 һәм 20 сентябрьдә ВКонтакте да “Татарстан Алга “ төркемендә күрсәтеләчәк.
Моннан тыш бүләкләр уйнату 19 сентябрьдә 20.15 сәгатьтә (якынча) **, шулай ук 20 сентябрьдә 08.00 сәгатьтән 21.30 сәгатькәчә (якынча) ** ТНВ телеканалының турыдан-туры эфиры аша күрсәтеләчәк.
*Фотобәйге лотерея, реклама булып тормый, акча югалтуга корылмаган, бәйгедә катнашу бушлай һәм ихтыяри нигездә **вакыты үзгәртелергә мөмкин, актуаль мәгълүматларны 18, 19 һәм 20 сентябрьдә ВКонтакте да “Татарстан Алга” төркемендә күзәтеп барырга
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез