Ни өчен ризыкны төрләндермәүнең организмга зыянлы булуын аңлатканнар

Шул ук вакытта итне чиктән тыш күп куллану йөрәк-кан тамырлар авыруларына китерергә мөмкин.

Аксым, май һәм углеводлар балансын саклау дөрес туклануның нигезе булып тора. Юкса безне төрле чирләр сагаларга мөмкин. Сәламәт туклану буенча белгеч Алексей Кабанов “Российская газета” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

Белгеч әйтүенчә, кешеләребез еш кына тиз үзләштерелә торган углеводлар (тәм-том, камыр ризыклары, газлы тәмле сулар), составында шикәр булган ризыклар, терлек аксымына бай азык-төлек куллана. Әмма организмга җиләк-җимеш, яшелчә. клетчатка, үсемлек майлары да бик кирәк.
Алексей Кабанов сүзләренә караганда, ит һәм сөт ризыкларындагы майлар, күп кулланганда, организмга зыян салырга мөмкин. Шул ук вакытта җиләк-җимештә, чикләвек, кызыл балык, кузаклылар һәм нык эшкәртелмәгән ярмаларда да май бар. Үсемлек мае ул. Менә шушы үсемлек аксымы да организмга даими кереп торырга тиеш.
Эксперт искәртеп үткәнчә, итне күп куллану йөрәк-кан тамырлары авыруларына, шикәр чиренә, симерүгә һәм акыл ягыннан зәгыйфьлеккә китерергә мөмкин.


Фикер өстәү