Кечкенә дә төш кенә: чикләвек авырулар барлыкка килү куркынычын киметә

Кытай галимнәре чикләвек куллануның йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү куркынычын киметә алуын ачыклаган.

  1. Бадәм (миндаль). Табиблар йөрәк авырулары белән чирләүчеләргә атнасына кимендә 60 грамм бадәм ашарга киңәш итә. Ул фосфор, калий һәм тимергә бай. Сатып алган вакытта бадәмнең эресен сайлагыз.
  2. Кешью. Бу чикләвек иммунитетны ныгыта, йөрәк эшчәнлеген яхшырта һәм хәтта теш сызлауны баса. Көнгә барлыгы 20 кешью ашасагыз, сезнең организмга бер тәүлеккә җитәрлек тимер керәчәк. Чикләвекне кулланыр алдыннан, тәмле булсын өчен, кыздырырга кирәк.
  3. Пестә (фисташка) аз калорияле һәм минераллар, витаминнарга бай, әмма алар белән аеруча мавыгырга кирәкми. Өлкән кеше өчен тәүлеклек норма – нибары 15 чикләвек. Ашкайнату тракты, сулыш юллары, азканлылык һәм сартуха авыруларын дәвалауда ярдәм итә, авырлы хатын-кызларның токсикозы булганда кулланалар, ир-атларның репродуктив сәләтен арттыра, йокысызлыктан булыша.
  4. Урман чикләвеге (фундук) А һәм Е витаминнарына бай, ул баш мие эшчәнлеген яхшырта. Иң яхшысы – аны кыздырмый куллану.
  5. Әстерхан чикләвеге азканлылыктан, нерв системасы, йөрәк һәм ашказаны авыруларыннан ярдәм итә. Даими куллану ир-атларны җенси көчсезлектән саклый.
  6. Эрбет (кедр) чикләвеге витаминнар, макро- һәм микроэлементларга бай булуы белән аерылып тора. Бигрәк тә балаларга һәм өлкәннәргә файдалы. Таза (???) кешеләргә кедр чикләвеге куллануны чикләргә кирәк.
  7. Бразилия чикләвеге. Барлыгы көненә 2 чикләвек ашасагыз, организмыгыз тәүлеклек селен нормасын алачак. Аның җитмәве вакытыннан алда картаюга китерә. Моннан тыш, чикләвек сезгә дәрт һәм энергия, матур, чиста тире бүләк итәчәк һәм йөрәк, онкология авыруларының куркынычын киметәчәк.
  8. Кокос. Җирдә иң зур чикләвекләрнең берсе – кокос. Бер чикләвекнең авырлыгы дүрт килограммга җитәргә мөмкин. Кокос тәмле генә түгел, файдалы да, аңарда В төркеме витаминнары, макро- һәм микроэлементлар күп. Иммунитетка, күрү сәләтенә, ашкайнату системасына, калкансыман бизнең эшләвенә яхшы йогынты ясый. Кокос сөте яшәртә.

Фикер өстәү