Югары булуы да, нормадан түбән төшүе дә куркыныч: табиб холестеринның үзенчәлекләре турында сөйләде

Югары булуы да, нормадан түбән төшүе дә куркыныч. Кандагы холестерин күләме турында сөйләгәндә, табиблар шулай дип кисәтә. Күбебез бармак аша караса да, чынлыкта аны даими рәвештә контрольдә тотарга кирәк, ди белгечләр. Кандагы холестеринның без белгән һәм белмәгән үзенчәлекләре турында табиб-терапевт Гөлназ Шәйдуллина сөйләде.

табиб-терапевт Гөлназ Шәйдуллина

– Холестерин, нигездә, бавырда барлыкка килә торган, организмның яхшы эшләве өчен әһәмиятле булган майдан (липид) гыйбарәт. Аның яртысын организм үзе эшләп чыгара, калганы ашаган ризык белән керә. Холестерин безнең организмга ферментлар, гормоннар һәм башка элементлар барлыкка китерү өчен кирәк.

– Рәсми саннарга ышансаң, Россиядә яшәүчеләрнең нибары 5 проценты гына кандагы холестерин күләмен даими тикшертеп, контрольдә тота. Чынлыкта, холестерин нормаларын һәркем белергә тиеш. Холестерин:

яхшы — 5 ммоль/л;

аз гына югары — 5 һәм 6,4 ммоль/л аралыгында;

уртача югары — 6,5 һәм 7,8 ммоль/л аралыгында;

бик югары — 7,8 ммоль/л дән артык.

– Бүген кешеләр аз хәрәкәтләнә. Бу исә, үз чиратында, канда холестерин күләме артуга бер сәбәп булып тора. Тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр белән мавыгу, даими рәвештә стресс кичерү дә бу куркынычны арттыра. Артык авырлыктан, шикәр чиреннән интеккән, майлы ризыклар ашарга яраткан кешенең дә, гадәттә, холестерины югары була. Ир-атларда холестеринның нормадан югары булуы ешрак күзәтелә. Хатын-кызларда исә ул еш кына менопауза чорында яки әни булырга әзерләнгәндә югары була.

– Нормадан артып китсә, ул кан тамырлары стеналарына утыра башлый. Нәтиҗәдә, кан агышы начарлана, кан тамырында төерләр барлыкка килә. Бу исә инфаркт, инсульт куркынычын арттыра. Атеросклероз (артерияләрнең кысылуы һәм тыгылуы) очраклары арта. Кандагы холестерин күләме югары булганда кешенең йөрәк тибеше начарлана, аяклары сызлый, тән тиресендә сары таплар, күз тирәсендә каты төерләр пәйда була.

– Холестеринны төшерү өчен, иң беренче чиратта, начар гадәтләрдән баш тартырга, гәүдә авырлыгын контрольдә тотарга, табиб билгеләгән даруларны эчәргә кирәк. Составында трансмайлар булган ризыклардан баш тартып, клетчаткалы ризыкларга өстенлек бирү дә файдага булачак. Атнага ике тапкыр балык ашаган кешенең дә холестерины нормага килә.

– Нормадан түбән булуы да куркыныч. Ул еш кына диеталар белән мавыккан, гемоглобины түбән булган, стресс кичергән кешедә күзәтелә. Холестерин түбән булганда кешенең аппетиты югала, ул тиз арый. Андый чакта сөяк сыну очраклары да еш күзәтелә.

Ничек тукланырга?

Холестеринны төшерә торган ризыклар Холестеринны күтәрә торган ризыклар
авокадо, көнҗет, көнбагыш, пестә чикләвеге, кабак орлыгы, эрбет чикләвеге, бадәм, зәйтүн мае, балык мае, җиләк, мүк җиләге, нарат җиләге, гранат. кызыл ит, йомырка, казылык, майонез, консервланган ризыклар, баллы тәм-том, кыздырылган ризык, маргарин, каһвә, фастфуд, сөт ризыклары.

 

Абау!

Акрын үсүе сагайтсын

Аяк тырнаклары акрын үсү кандагы холестерин күләме бик нык артуны аңлата икән. Галимнәр шундый нәтиҗә ясаган. Алар уздырган тикшеренү нәтиҗәләреннән аңлашылганча, холестерин кушылмалары кан тамырларын тарайта, кан әйләнешен чикли. Шуңа күрә ниндидер актив эштән соң авыру кешенең балтыр мускулларын көзән җыерырга мөмкин. Холестерин күләме югары булганда йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү, кан тамырлары тыгылу куркынычы арта. Бу инсульт һәм йөрәк өянәге китереп чыгарырга мөмкин. Мондый өзлегүләр булмасын өчен, актив тормыш алып барырга, составында туендырылмаган майлар булган ризыкларны күбрәк ашарга киңәш итә табиблар.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү