Танылган мессенджерларда нәрсә язарга ярамаганын әйткәннәр

Мессенджерларда язып, аннары бетерелгән мәгълүмат кайчан да булса килеп чыгарга да мөмкин. Шуңа күрә беркемгә дә күрсәтергә теләгән әйберләрне чатта язарга кирәкми. Бу турыда РИА Новости яза.

Мессенджерның куркынычсызлыгына ныклап ышанган очракта да, яшерәсе килгән хәбәрләрне язмау хәерле. Бу турыда «Прайм» агентлыгына «Код Безопасности» компаниясенең мәгълүмати иминлек буенча эксперты Павел Коростелев сөйләгән.

Аның сүзләренчә, кулланучылар һәрчак уяу булырга тиеш, мөһим мәгълүматны электрон рәвештә теркәп куярга, «ике мәгънәле» хәбәрләр язарга кирәкми.

Коростелев сүзләренчә, җинаятьчеләр хәбәрләшүнең бетерелгән өлешен бэкаплардан таба ала. Бу очракта хәбәрләшү тарихын җайланмадан ук бетереп ташлау ярдәм итәргә мөмкин, ди белгеч.

 


Фикер өстәү