Хәмерле Яңа ел табынының сәламәтлеккә ничек йогынты ясавын аңлатканнар

Гадәттә Яңа елны мул табын янында каршыларга тырышабыз. Шулай ук хәмер эчемлекләреннән дә баш тартып тормыйбыз. Нәтиҗәдә гыйнварның беренче көннәрендә махмыр төшә, баш авырта. Бу хәлдән ничек котылырга? Республика наркология диспансеры баш табибы урынбасары, психиатр-нарколог Резедә Хәева “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

“Яңа ел – хәмергә бәйле чирләр буенча рекорд куючы бәйрәм. Яңа ел каникулының озакка сузылуы исә хәлне тагын да катлауландыра. Хәмер организм өчен бик тә тискәре йогынты ясый. Исерүнең беренче – эйфория стадиясен икенчесе алыштыра. Монысында инде кеше үзен белештерми башларга мөмкин ”, – дип аңлатып үткән белгеч.

Психиатр-нарколог әйтүенчә, беренче – эйфория этабында хәмер куллануны туктатмаган очракта, сәламәтлек өчен хәтәр стадиясе башлана. Бу стадиягә мөстәкыйль хәрәкәтләнә алмау, аңны югалту, косу, көзән җыеру хас. Хәмер аз гына микъдарда организмны җиңеләйтеп җибәрсә, зуррак микъдарда – ярсыта, ә инде күп кулланганда – йокыга тарта.

Резедә Хәева сөйләп үткәнчә, хәмерне күп куллану организмның төрле системаларына кырын суга. Нәтиҗәдә хроник авырулар көчәя, шул исәптән кешенең әле башына да килеп карамаган чирләр баш калкыта. Бу инфаркт, инсульт, панкреатитка, кайбер очракларда – кинәт үлемгә дә китерергә мөмкин.

Организмның ни дәрәҗәдә агулануы эчелгән хәмер күләменә бәйле. Шуны истә тоту мөһим: иммунитеты какшаганрак кешеләргә, әйтик, йөрәк, бавыр яки бөер авыртулы кешеләргә хәмерне аз гына куллану да организмга бик зыянлы булырга мөмкин. Хәмер барлык органнарга тискәре йогынты ясый, иммунитетны какшата һәм чирләрне көчәйтә.

Резедә Хәева сүзләренә караганда, хәмерне озак вакытлар дәвамында чамасын белми кулланганда, бөек яки бавырда төрле көйсезлекләр, бавырда цирроз авыруы пәйда булырга мөмкин. Ә инде айнымыйча берничә көн эчүнең, баш миенә зыян салып, “белая горячка”га китерүе бар.

Табиб басым ясап әйткәнчә, тискәре йогынтысыннан котылу өчен, аны гомумән кулланмау яхшырак. Яңа ел каникулында саф һавада йөрү, тимераяк, чаңгы-чанада шуу, театр, күргәзмәләргә йөрү файдалырак.


Фикер өстәү