«Җыр – минем яшәү рәвеше» Искәндәр Биктаһировны соңгы юлга озаттылар

Татар җыр сәнгатенең тагын бер шәхесе хакында «иде» дип сөйләшергә генә калды… Узган атна ахырында Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһировның үлеме турында хәбәр алдык. Тагын бер моңлы сандугачны югалттык. Яман шеш авыруы җырчының мәңгелек йортка күчүенә сәбәп булды…

Искәндәр Биктаһиров белән җыр сәнгатенең тагын бер мәшһүре Флюра Сөләйманованы озату мәрасимендә очрашкан идек. Күңеле тулы моң, күзләре мөлдерәмә яшь иде Искәндәр абыйның. Флюра апаның китүен дә авыр кичергән, күрәсең. «Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Габдулла Рәхимкулов, Флюра Сөләйманова. Мәшһүр дүртлекнең соңгысы иде Флюра апа», – дип сөйләгәндә, аның да тиздән китеп барасын берәү дә уйламагандыр.

Яшьләргә үрнәк, җыр сәнгатенә хезмәттә – алны-ялны белмәс, халык җәүһәрләре саналган җырларны үзенчәлекле итеп башкаручы. Җырчыны соңгы юлга озату мәрасименә җыелган халык әнә шундый итеп искә алды үзен.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин:

– Искәндәр абыйның активлыгы эстраданың бөтен яшь җырчыларына үрнәк булырга тиеш, – дип билгеләп үтте. – Аның халык җырларын башкаруының  үзенә генә хас үзенчәлеге, үз юлы булды. Ялда булса да, ел саен Сабантуй графиклары белән кызыксынып торды. Мондый кешеләр, чыннан да, мәшһүр.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов – сәхнәдәш дусты белән сәнгать юлына бер вакытта баскан кеше.

– Иҗат юлымны аның белән бер чорда башладым. Без, яшь егетләр, халкыбызга хезмәт итәбез дип, җиң сызганып, татар җыр дөньясына килеп кердек. Искәндәр халык күңеленә матур, үзенчәлекле җырлары белән кереп калды. Югалып барган җырларны халыкка кайтарып, тиешле аһәңе белән җиткерә алды ул, – диде Айдар Фәйзрахманов.

Автор-башкаручы, продюсер Гүзәлия мәшһүр җырчыны эшенә тугры шәхес итеп тасвирлады.

– Элегрәк кем дә булса миңа: «Искәндәр Биктаһиров белән эшләячәксең», – дисә, ышанмас та идем. Әмма миңа аның белән эшләү, җырына клип төшерү мөмкинлеге тәтеде. Моның өчен Ходаема рәхмәтлемен. Бу зур тәҗрибә иде. Шундый шәхес белән эшләү бәхет иде. Мин аңа шаккаттым. Ул чын мәгънәсендә үз эшенең фанаты иде, – диде ул «ВТ» хәбәрчесенә. – Үз эшенә шулкадәр тугры кешеләрне бик сирәк очратасың. Яше дә бар, авыруы да җитди иде. Әмма моңа да карамастан, Искәндәр абый гел позитив булды. Ә андагы энергия! Клип төшергәндә дә, аның өчен куркып тордым. Баскычларга да менде, биеде дә, карышмады. «Мин матур күренергә тиеш! Мин – артист кеше!» – дип кенә торды, бернәрсәне дә «әйдә, ярый»га калдырмады. Хәлем юк дигәнне ишетмәдем аннан. Чиста, пөхтә булды. Туры сүзле, кыю кеше иде. Без бик рәхәт эшләдек. Үз тавышы белән иркен итеп җырлады ул! Монысына бөтенләй гаҗәпләндем. Андагы моң… Искәндәр абыйның иҗатка мөнәсәбәте – барыбызга да үрнәк. Хәзер «иде» дип кенә сөйләргә калды…

Казан шәһәре филармониясе директоры Наил Зыятдинов аның белән соңгы тапкыр сөйләшүен искә төшерде.

– «Кая чакыралар, шунда барам. Җыр – минем яшәү рәвеше», – дигән иде Искәндәр абый. Чынлап та, җыр белән яшәде, өендә дә, эшендә дә җырлады. Авыр туфрагың җиңел булсын, Искәндәр абый! – диде ул.

Җырчының улы Сәйдәш Биктаһиров аның белән рәхмәт әйтеп бәхилләште:

– Син безне чын кеше итеп үстердең. Мин синең белән балачактан ук гастрольләрдә йөрдем. Синең янәшәңдә үстем. Горурланам синең белән. Бәхил бул, әтием!

…Искәндәр Биктаһировны соңгы юлга озаткан көнне табигать тә тынычланды, җиргә ап-ак күбәләктәй карын җибәрде, кара җиргә пакь келәмен җәйде. Җырчының караңгы гүре якты булсын, дигәндер. Аны «Курган» зиратында җирләделәр. Искәндәр Исмәгыйль улы Биктаһировның урыны оҗмахның түрендә булсын!

 


Фикер өстәү