Әлфия Айдарская: «Мин яшәргә тиеш әле»

Редакциябезгә еш килеп чыга Әлфия апа.  Шаяру катыш сәбәбен дә әйтеп куя. «Мин монда рухи азык эзләп киләм. Чордашларым, ниш­ләптер, ашау-эчү турында гына уйлый башладылар», – ди. Үзе кет-кет көлә. Тик менә аның чордашларына ничә яшь икәнен генә белеп булмый. Үзенә 25 майда 95 яшь тула. Балерина булгангадыр инде, орчык шикелле ул, бер урында утырып торганы да юк. Сөбханалла, баш та шәп эшли, күз дә яхшы күрә. Мин яшәргә тиеш әле, дип нәтиҗә ясый да  эшлисе эшләрен санап китә.

Бүген ул татар халкының яраткан композиторы,  әнисе Сара  Садыйкова турында газета-журналларда урыс телендә язылган язмаларны  туплап, җыентык  чыгарырга йөри.  Татар телендәгесе, «Мәңгелек юлында» дигәне дөнья күрде инде.  Киләсе елда  Сара апаның  тууына 115 ел була. Юбилейны үзе әзерләп үткәрергә исәбе. «Кемгәдер ышанып ята алмыйм. Соранып, мескенләнеп тә  йөри алмыйм. Мин бит Тау ягы кызы, «кара багана»лы, заманында тирә-якта мәчет манарасын төшерттерми калган бердәнбер авыл – Айдар  нәселеннән», – дип, әллә горурлана, әллә үзен-үзе аклый ул. Бу сүзләрне гадәттә  Сара апа Садыйковага салынасы  һәйкәл турында сөйләшкәндә әйтергә мәҗбүр. 1995 елда проект ясалып, ике елдан  һәйкәл салу турында хәтта Президент күрсәтмәсе дә  чыккан иде. Ни кызганыч,  үтәлмәде. Күрәсең, ышанычы югалды Әлфия апаның. Ә калганнарын эшләргә үзенең дә дәрт-дәрманы  җитә дип саный ул.

Әлфия апа эшләре

Өч музей. Аларны ачу, экспонатлар җыю эшендә Әлфия апа үзе башлап йөрде. Беренчесе, әнисенә багышланганы – Апас районының Тутай авылында. Бу – Сара апаның  әнисе ягыннан бабасы Әхмәдишаның  туган авылы. Икенчесе – Казан шәһәренең 4 нче гимназиясендә. Өченчесе, әтисе  турындагы истәлекләрне җыйганы  – Яшел Үзән районы Күгеш авылы мәктәбендә (әтисенең туган авылы Айдар шушы җирлеккә карый, Сара апаның әтисе Гариф абый да шушында туып үскән).

Фестиваль. Әлфия апа 4 нче гимназиядә музей төзү белән беррәттән, уку йортының директоры Илхания Вахитова белән «Калфаклы сандугач»  дип аталган фестиваль дә оештырды. Кызганыч, күпме генә вәгъдә ителсә дә,  бу матур башлангычны югарыда күтәреп алмадылар.  Әмма Әлфия апа бирешмәде.   Фестиваль бүген    халыкара чарага әйләнеп бара.  Былтыр 10 еллык юбилеенда онлайн режимда Австралия, Швейцария кунаклары да чыгыш ясады. Шулай итеп,   Сара Садыйкова   җырлары бөтен дөньяга яңгырады. Әлфия апаның Германия, Франция, Америка кебек илләрдә дә дуслары күп. Менә минем иң зур байлыгым дип, китаплар, концертлар тупланган флешкасын үзе белән йөртә. Ә сораучылар, күчереп алучылар бихисап икән.

Китаплар.  Беренчесен – «Сагыналар сине якын дуслар»  дигәнен  ул шагыйрә, әнисенең якын дусты Гөлшат апа Зәйнашева белән төзегән.  «Балет – минем мәхәббәтем», «Йөрәк хәтере» дигәннәрен  үзенә һәм коллегаларына багышлаган.  Соңгы елларда исә   Әлфия апа тарихны  барларга кереште: юбилейлар уңаеннан әтисе һәм үзенә багышланган альбомнар ясады. Әнисенең җырларыннан төзелгән беренче китабын «Бибисара моңнары» дип атады. Икенчесе – «Ил кызы» дигәненә, архивларда эзләнеп,  теге яки бу сәбәп белән «онытылып» калган җырларны кертте.

Китапларына тузан җыеп ятарга ирек бирмәде. Җырчыларга өләште. Районнарга чыгып, очрашулар оештырып, музейларга, китап­ханәләргә, музыка мәктәпләренә таратты. Хәзер дә чыгып китәргә исәбе бар әле. Тик коронавирус кына чабудан тота. Шуңа күрә кайчан тынычланыр икән дөньялар дип бик көтә.  Монда саналган гамәлләрнең  күбесе соңгы елларда гына башкарылган. Аңа кадәр Әлфия апа бик бай һәм  катлаулы тормыш юлы үткән.

Халыкка – хезмәткә

Язмыштыр инде, балачагым күбрәк Бишбалтада әби белән бабай янында үтте. Әти-әнием халыкка хезмәт итте.  Әтиемне бик аз хәтерлим. Ул, ГИТИС тәмамлап, Мәскәүдә татар дәүләт музыкаль драма театрын оештырды.  Аның баш режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе иде.  Бик иртә үлеп китте. Әмма татар халкы өчен  күп эшләп калдырды. «Сания» дип аталган иң беренче татар операсын сәхнәгә куйды. Казанда  Камал театрында да уйнады.   Әнкәй  Мәскәү консерваториясен һәм аның каршындагы  Татар опера студиясен тәмамлады,  Көнбатыш Европа, рус классикасы  белән якыннан таныш иде, әмма ул гомере буена үз халкына хезмәт итәргә ашкынды.  Шуңа күрә укуны тәмамлагач та Казанга кайтты. Минемчә, милли колоритка гына күчүе, бәлки,  аның иң зур ялгышы булгандыр. Берзаман милли операларны кысрыклап чыгардылар һәм әнкәй кыскартылуга эләкте.  Әмма ул иҗат итүдән туктамады: танго, фокстрот, вальслар, җырлар язды. Халык аны бик яратты.

Әнкәй каршы килмәде

Әтием 33 яшьтә туберкулездан дөнья куйгач, әнкәй  минем сәламәтлегем өчен бик борчылды.  Шул сәбәпле без ел саен Уфага барырга ияләшеп киттек. Әнкәй гастрольләрдә йөреп ала. Аннан соң без ниндидер бер ял итү урынында кымыз эчәбез. Бер елны  әнкәйне Белорецк шәһәренә  гастрольгә чакырып алдылар. Миңа ул вакытта 10 яшь иде.  Иртә белән чыгып китәм дә көне буе урамнарда йөрим. Бервакыт шулай Ленинградтагы хореография мәктәбенә 12 яшькә кадәрге балалар җыю турындагы игъланга күзем төште. Ленинград сүзе  мине үзе үк  әсәрләндерде.  Бина эченә кердем. Аякларымны тикшерделәр, биетеп карадылар. Исемлеккә язып куйдылар. Со­ңыннан гына белдем: 300ләп бала арасыннан 12сен генә сайлап алганнар икән. Бу мәктәптә  милли бүлек ачканнар булып чыкты.  Мин барган  елны анда Башкортстаннан, Кыргызстаннан, Төрекмәнстаннан, Казахстаннан 100гә якын бала килде.  Бүлекнең төп максаты – шушы республикаларның театрларына  кадр­лар әзерләү иде. Әнкәй кайткач, фатир хуҗабикәсе аны: «Безнең Әлфия биюче була бит», – дигән сүзләр белән каршы алды. Әнкәемнең гаҗәпләнүенә чик-чама булмады. Әмма теләгем бик көчле булгангадыр инде, каршы да килмәде.

Бу кайту – вакытлыча түгел иде

1941нең 22 июнен мин бик яхшы хәтерлим. Ул көнне мәктәптә имтихан иде. Иртә белән тулай торакның тәрәзә төбендә әзерләнеп утырам. Кинәт һаваны ярырдай үзәк өзгеч тавыш белән тревога башланды. Барыбызны да тизрәк бомбадан саклану урыннарына күчерделәр. Соңрак хореография мәктәбен эвакуацияләргә карар кылдылар.  Мәктәп директоры: «Җәй көне  фашистларны җиңәрләр дә, көзен яңадан укый башларбыз. Кайгырмагыз», – дип озатып калды.  Безнең төркемне Уфага җибәрделәр. Поезд белән бер атна кайттык.  Сыйныфташларым белән бергә Башкорт театрында эшли башладык.  60 сум хезмәт хакы да билгеләделәр.  Баштарак тәҗрибәле өлкән артистлар  белән эшләве авыррак булды. Аннан күнә башладык.

Әнкәй минем янга Уфага килде. Үзе дә шунда яшәп торырга ниятләгән иде.  Авырлыкларны бергә җиңелрәк үткәрербез дип уйлагандыр инде. Әмма фатир табылмады.  Миңа «сугыш азагына кадәр»  Казанга кайтып торырга рөхсәт бирделәр. 1939 елда әнкәйгә эш урыныннан бирелгән фатирны сугыш башлангач кире алганнар. Без миче ягыла торган бер кечкенә генә өйдә яши башладык.  Өскә – пәлтә, аякка итек киеп йок­ладык. Башкача түзәр әмәл калмагач, кайчак мичкә китапларны да яккаладык. Башта укыйбыз, аннан утка ыргытабыз.  Күп вакыт  өстәлдә ипи кисәге белән кайнаган судан башка әйбер дә булмады.   Әмма  ничек кенә булмасын,  опера һәм балет театрында (бүгенге Тинчурин театры бинасы)  эшли башлавым  матур бер сәхифә  булып истә калды.

Спектакльләр арасында госпитальләргә барып концертлар куйдык. Палаткаларда, бас­кычларда чыгыш ясадык. Кайберләрендә әнкәй белән дә очраша идек. Кыш уртасында, театр бинасында госпиталь урнашу сәбәпле,  бөтен коллективны  эштән җибәреп тордылар.  Миңа ул вакытта 16 яшь иде. Украинадан күчкән хәрби заводның пулялар ясый торган цехына эшкә урнаштым. Әнкәй мине: «Әй, Әлфия, әле ярый син бар, югыйсә ачтан үләр идек», – дип мактый иде.

1944 елны мине, укуны тәмамларга дип, хореография мәктәбенә чакырдылар. Мәктәпне ул  вакытта Пермь шәһәренә күчергәннәр иде. Шуннан яңадан   опера һәм балет театрына   әйләнеп кайттым. Бу – халык классикага тартылган чор иде. 1945 елда Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты сәхнәгә менде.  Мин анда кызлар-кошлар биюендә катнаштым.  Иң беренче җитди ролем Аданның «Жизель» балетыннан «Мирта» партиясе булды. Шул чорларда «Аккош күле», «Наемщик», «Эсмеральда» сәхнәләштерелде. «Бакчасарай фонтаны»нда  күп еллар Зарема партиясен башкардым. Минем өчен  һәр спектакль бәйрәм кебек тоелды.  Казанга күренекле балет остасы Галина Уланова да килде. Миңа аның белән биергә насыйп булды.

Театрдан соңгы тормыш

Әлфия апа Опера һәм балет театрында 1964 елга кадәр, пенсиягә киткәнче эшли. Нишлисең,  балеринаның иҗат гомере бик кыска. Теләмәсәң дә, сәхнә белән хушлашырга туры килә. «Бер караганда безнең тәҗрибә зуррак та кебек, әмма алга китеш күренми. Булган осталыкны яшьләргә калдырып, аларга юл бирергә кирәк. Тамашачы синең бер урында таптанганыңны күрмәскә тиеш.  Ә сәхнә белән хушлашу, чыннан да, зур батырлык сорый», – ди  Әлфия  апа, бу хакта сүз чыккач.  Ул шул ук елны музыка училищесы директоры Ильяс Әүхәдиевне очрата. Аңа ритмика һәм бию дәресләрен алып барырга тәкъдим итәләр. Шулай итеп, Әлфия апа башы-аягы белән педагоглык эшенә чума. Тәҗрибәле булгач, күп җиргә чакыралар аны.  Казандагы театр училищесында, Алабуга культура-агарту училищесында, цирк коллективында да эшләп ала. Мәктәп­ләрдә балаларны биергә өйрәтә. Ә тормыш бер-бер артлы сыный тора.  Үзе әйтмешли, «Казан ятиме» дип сизгән чаклары да күп була Әлфия апаның.  Башта ире, ТАССРның атказанган артисты Всеволод Грекулов, аннан улы Ростислав дөнья куя. Хәзер дә: «Тормышта иң куркыныч әйбер – ялгызлык, әти-әниемнең хатирәләрен барлау гына миңа яшәргә көч бирә», – дигән сүзләрне еш кабатлый.

Шул җәһәттән Әлфия апаның тагын бер зур эше бар: ел саен яңа программа төзеп, әнисенең туган көне алдыннан Мәскәүдәге Асадуллаев йортында имтихан тота ул.  Шул ук  концертны казанлылар хозурына да тәкъдим итә.  Быел исә   үзенең юбилее алдыннан, ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә «Безгә җыр эшләргә һәм яшәргә көч бирә»  дигән тарихи концерт әзерләде. Ул  17 майда Актерлар йортында үткәрелер дип тәгаенләнгән  иде. Мәгълүм сәбәпләр аркасында барып  чыкмады, 6 сентябрьгә күчерелде.  Халык Әлфия апа оештырган концертларга бик  яратып йөри. Шулай булмый ни! Зөһрә Сәхәбиева-Бигичева, Искәндәр Биктаһиров, Георгий Ибушев, Айдар Габдинов, Рөстәм Асаев кебек  җырчылар чыгыш ясый бит бу чараларда. Әлфия апа әнисенең җырларына әнә шулай сак, ихтирам белән карый, затлы җырларны затлы җырчылар җырларга тиеш, дип саный. Иң сокландырганы: ул концертларны үзе алып бара, шуның белән тамашачының мәхәббәтен кабат-кабат яулый.

Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү