Күз тирәсендәге тапларның ни өчен куркыныч булуын аңлатканнар

Күз төбендә яки күзнең өске кабагында саргылт таплар барлыкка килү кандагы холестерин микъдарының зур булуын аңлата. Гадәттә 40тан узган кешеләрдә күзәтелергә мөмкин бу. Холестеринның нормадан тайпылуы, үз чиратында, хәтәр чирләр китереп чыгарырга мөмкин. Табиб-диетолог Аннан Белоусова Sputnik радиосы эфиры аша шул хакта сөйләгән.

“40тан узган кешеләрнең күз төбендә, өске кабагында саргылт яисә соргыт төстәге таплар барлыкка килергә мөмкин. Мондый очракта иң элек кандагы холестерин микъдарын ачыклау өчен анализ бирергә кирәк. Холестерин таплары булырга мөмкин бу чөнки”, – дигән ул.

Табиб әйтүенчә, мондый очракта косметологка түгел, ә табибка күренү шарт.
Моннан тыш ул һәр ел саен холестеринга анализ бирүнең мөһимлеген искәрткән.

“Медицина тикшеренүе узганда, калган анализлар белән холестеринга да анализ бирергә кирәк. Кыйммәтле анализ түгел. Инде икенче көнне үк нәтиҗәсе дә билгеле була”. – дип аныклап үткән табиб.

Шул ук вакытта табиб-диетолог Наталия Герасимова кишернең матдәләр алмашына уңай йогынты ясавы, күрү сәләтен яхшыртуга ярдәм итүе, шулай ук холестеринны киметүе турында сөйләгән. Кишер A, B3, B4, B5, B9, C, E витаминнарына, шулай ук калий, натрий, фосфор, кальций, магний һәм тимергә бай, дип аңлатып үткән ул.

Ә менә табиб-диетолог Дарья Русакова йомырканы күп ашауның организмга зыян ясау куркынычы турында кисәткән. Йомыркада холестеринның күп булуына бәйле бу.


Фикер өстәү