Аның өчен бу эш беренче актерлык тәҗрибәсе була. Бу хакта фильмның режиссеры Илдар Ягъфәров ТНВ телеканалында «Семь дней плюс» программасында сөйләде, дип яза «Татар-информ».
Режиссер сүзләренчә, Аида тышкы яктан фильмдагы героиняга охшаганлыктан, ул аны чакырырга карар кылган. Актерлык тәҗрибәсе булмаса да, Вәгыйзов белән Вәлитованың оныгы куелган бурычны үти.
Ягъфәров билгеләп үткәнчә, Аида кирәкле хис-кичерешләрне фильмда җиткерә алган. Режиссер фикеренчә, нәкъ менә хис-кичерешләрнең дөреслеге фильмны тәэсирле итә.
33 минутлык картина «Мөнбәр» халыкара кинофестивалендә иң яхшы милли фильм өчен бүләк алды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез