Газетага язылу

Танылган фоторәссам Испаниядә вафат булган

Испаниядә фоторәссам Фәрит Гобәев вафат булган. Аңа 75 яшь иде.

Гобәв Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлаган. 40 елга якын гомерен ул матбугатта эшләүгә багышлаган. Фотограф республика газета-журналлары белән хезмәттәшлек иткән, 10 елдан артык «Вечерняя Казан»да эшли. 1990 елларда ул Мәскәүнең «Россия» газетасы һәм «Обозреватель» журналы белән хезмәттәшлек итә, ә аннан Казанга кайта.

1968 елда Гобәев «Волга» шәһәр фотоклубына керә, ә 1970 еллар башында «ТАСМА» Казан фототөркеменә нигез салучыларның берсе була. Аның эшләре Россиядә һәм чит илләрдә таныла. 

Гобәевнең эшләре республика, Бөтенсоюз һәм халыкара күргәзмәләрдә куелган. Фотограф Казанда, Мәскәүдә, Ленинградта, Вильнюста, Ригада, Таллинда, Парижда, Амстердамда, Вашингтонда һәм Нью-Йоркта 20 шәхси күргәзмә үткәрә. Иҗат эшчәнлеге елларында ул Франция, Нидерланд, Швейцария, Австрия, Польша һәм Канадада, шулай ук Россиянең күп кенә төбәкләрендә була, дип яза Татар-информ.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре