Даими рәвештә йокы туймауның нинди авырулар китереп чыгаруын әйткәннәр

Даими рәвештә йокы туймау артериаль гипертония килеп чыгу ихтималын 1,5 тапкырга арттыра.

Сеченов университетының нерв авырулары һәм нейрохирургия кафедрасы доценты Михаил Полуэктов сүзләренә караганда, даими рәвештә йокы туймаудан интеккән кешеләр арасында йөрәк авыртулары, шикәр чире дә ешрак очрый.

Андый чакта иммунитеты төшә, организмның инфекцияләргә бирешүчәнлеге арта, ди белгеч.


Фикер өстәү