Рөстәм Миңнеханов Сеченов исемендәге Мәскәү дәүләт медицина университеты студентлары белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Сеченов исемендәге Мәскәү дәүләт медицина университетында булды.


Сеченов университеты – Россиянең иң борынгы, иң эре һәм әйдәп баручы медицина югары уку йорты. 1758 елда нигез салынган вузда хәзерге вакытта Россиядән һәм чит илләрдән 18 меңнән артык студент белем ала. Сеченов университеты соствына 25 институт керә, алар белем бирү программаларын һәм фәнни тикшеренүләрне берләштерә. Студентлар белән 2 меңнән артык мөгаллим шөгыльләнә, аларның 85%ы фәнни дәрәҗәгә ия. Уку 120 кафедра базасында үткәрелә. Югары уку йортында Татарстан Республикасыннан 197 студент белем ала.


Рөстәм Миңнеханов югары уку йорты эшенең төп юнәлешләре белән танышты, фәнни-белем бирү киңлекләрендә булды һәм җитәкчелек белән киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.


Шулай ук республика Рәисе профессор-укытучылар составы һәм университет студентлары белән очрашты. Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстанда медицина инфраструктурасы үсеше, яшь белгеч-медикларны эшкә урнаштыру мөмкинлекләре, шулай ук төрле ярдәм чаралары, шул исәптән торак мәсьәләсен хәл итү турында да сөйләде.
Ахырда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белән Сеченов университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.


Фикер өстәү