Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Югары икътисад мәктәбендә булды һәм студентлар белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Югары икътисад мәктәбендә булды һәм Татарстан Республикасыннан булган студентлар белән очрашты.

«Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университеты фән, югары белем бирү системасы, дәүләт хезмәте һәм предприятиеләр өчен югары квалификацияле икътисадчылар әзерләү белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә югары уку йортында 44 меңнән артык кеше белем ала, шуларның 646сы Татарстан Республикасыннан.

Рөстәм Миңнеханов ректор белән бергә Покровкадагы университет кампусын карады. Аңа бинаның тарихы турында сөйләделәр, төп залларны күрсәттеләр.

Сәфәе барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан булган студентлар белән очрашты. 2017 елда университет каршында укучылар инициативасы белән «Татар яшьләре клубы НИУ ВШЭ — ТатарІп» оештырыла. Аның эшчәнлеге татар халкының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән танышуга юнәлдерелгән. Хәзерге вакытта клубка 230 студент йөри.

Очрашу вакытында Рөстәм Миңнеханов университет буенча экскурсиядән соң алган тәэсирләре белән уртаклашты. Студентлар үз чиратында үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Аерым алганда, сүз Татарстан югары уку йортларының зур федераль уку йортлары белән беррәттән җәлеп итүчәнлеге турында барды.

Шулай ук студентлар Татарстанда яшьләргә ярдәм программалары белән кызыксындылар. «Яшьләр өчен иң мөһиме — белем бирү. Бездә дәүләт ярдәм программалары бик күп. Безнең бурыч — Казанда гына түгел, башка шәһәрләрдә дә яхшы белем бирү үзәкләре булдыру. Түбән Кама, мәсәлән, нефть химиясе, Әлмәттә — югары нефть мәктәбенең заманча кампусы. Моннан тыш, яшьләргә уңайлы һәм сыйфатлы мохит кирәк. Өченчедән, лаеклы хезмәт хакы булган эш урыннары булдырырга кирәк. Менә шушы төп өч әйбер «, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу вакытында туган телләрне белүнең мөһимлеге турында да сорау күтәрделәр. «Россия-күп милләтле ил. Татарстанда гына да 170 милләт яши. Туган телләрне саклауга сак карарга кирәк. Телне саклап калу өчен гаилә мөһим. Өйдә ана телендә сөйләшергә кирәк. Телне генә түгел, традицияләрне дә саклап калу мөһим. Бу сезнең әниегезнең теле — сез аны барыгыз да белергә тиеш», — дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу ахырында Татарстан Рәисе предприятие җитәкчеләренә Мәскәү университетларына килергә һәм Татарстаннан булган студентлар белән очрашырга киңәш итәчәген әйтте, аның фикеренчә, бу гамәл югары квалификацияле белгечләр эзләүдә файдалы булачак.


Фикер өстәү