Инстаграм* социаль челтәрендә җырчы Алия Карачуринаның аккаунтын мошенниклар урлаганнар. Бу хакта аның ире Ришат Төхвәтуллин хәбәр итте.
«Алиянең аккаунтын «ваттылар». Әлеге вакытта барлык нечкәлекләрне ачыклыйбыз. Яңалыкларны хәбәр итәрбез», — дип сөйләде җырчы.
Исегезгә төшерәбез, 11 апрель көнне Алия Карачурина һәм Ришат Тухватуллинның балалары туды.
*Россиядә тыелган социаль челтәр
Ришат Төхвәтуллин: «Кайчагында «йолдыз» кебек ераграк булу кирәк»