Яңа ел табынындагы ризыкларның кайсы күпме саклана?

Яңа елга аяк басарга айдан ким вакыт калып бара. Бәйрәм алды мәшәкате белән ризыкларны исраф итмәү, куллану турында уйларга вакыт та булмаска мөмкин. Шуңа күрә түбәндәге киңәшләрне хәзердән хәтергә сеңдереп эш итү файдага булыр.

*Яңа ел табынына бирәсе салатка дигән әйберләрне алдан әзерләсәгез дә, аны табынга биргәндә генә каймак, майонез яисә  май белән болгатыгыз.

*Әгәр салатлар табынга куйганнан соң бүлмә температурасында торган икән, аның яраклылык вакыты бер тәүлек кенә. Шуңа күрә салатларның ашаган берен суыткычка куя баруың яхшы.

*Салатлар майонез яисә май белән болгатканчы – 18 сәгать, ә болгатканнан соң 12 сәгать кулланырга яраклы дип санала. Шуңа күрә артыграк вакыт узган икән, агулану куркынычы яный, ризык жәлләп бәйрәм ямен җибәрә күрмәгез.

*Туралган сыр, казылык, колбасалар 36 сәгать саклана.

*Туралган яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең яраклылык вакыты 24 сәгатьтән артмый.

*Ачылган консервыларның яраклылык вакыты суыткычта ике көнгә кадәр. Металл савытта окисьлашу барлыкка килү сәбәпле, консервыларны озаграк саклансын өчен, пыяла савытларга салып куярга киңәш ителә.

*Маринадлаган яшелчәләр суыткычта 36 сәгать саклана.

Кондитер ризыкларны исә ике тәүлек дәвамында ашарга ярый. Артыкка китсә, зыяны булырга мөмкин.

«Оливье»

Ул – бөтен кеше дә ярата торган иң «мәкерле» салат. Чөнки анда төрле ингредиентлар кушылган. Ә андый кушылмаларны бактерияләр бик «ярата». Майонез белән каймак та аларның рәхәтләнеп үрчүенә ярдәм итә. «Оливье»ны суыткычта саклау вакыты – 12 сәгать.

«Тунлы»

«Тунлы» – «Оливье» кебек үк тиз бозыла торган салат. Аның катламнарын ясау өчен кулланылучы ингредиентлар үзләре аерым да озак сакланмый, шуңа да сак булу сорала. Аны суыткычта саклау вакыты – 12 сәгать. «Тунлы» салатны алдан табынга куймагыз һәм ашауга табыннан шундук суыткычка алып куегыз.

Винегрет

Бер ара табыннан югалып торган винегрет та тагын Яңа ел табыннарында пәйда була башлады. Майонезы булмаса да, әлеге салатта шулай ук бактерияләр үрчергә «ярдәм итүче»  ингредиентлар күп. Аны саклау вакыты – 18 сәгатькә кадәр. Тиз бозылмасын өчен, майны табынга бирер алдыннан гына салырга киңәш ителә.

Койка

Койканы озак өстәлдә тотканда, 12 сәгатьтән артык сакламаска киңәш ителә. Чөнки  бактерияләр үрчү өчен уңай җирлек туа. Бик чиста-пөхтә итеп әзерләп, 0 градуста саклаганда, аны 5–6 көнгә кадәр кулланырга була.

Кызыл уылдык

Кызыл уылдыкны, ачканнан соң, 5–6 көн кулланырга ярый. Озак саклансын өчен, аны металл  банкадан пыяла савытка салып куярга киңәш ителә.

Тавык

Кунаклар килгәнче мичтә җылыда торсын әле дип, тавыкны мичтә озак тотмагыз. Чөнки мичтә озаграк торган саен, аның яраклылык вакыты кими бара. Табынга куелып, ашаганнан соң, калганын озакка сузмый гына суыткычка кую хәерле. Ризык пленкасына төреп, суыткычта аны 36 сәгатькә кадәр сакларга була.


Фикер өстәү