Рөстәм Миңнеханов: «Быел безнең Кытай белән элемтәләр сизелерлек активлашты»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Кытай тимер юлының алтынчы корпорациясе» делегациясе белән очрашты. Очрашу Хөкүмәт Йортында узды.

Кытай тимер юлының алтынчы корпорациясе – Кытайның эре төзелеш компаниясе. Үзәге Пекинда урнашкан әлеге оешма тимер юл линияләре, автомагистральләр, биналар һәм шәһәр коммуналь корылмалары, күперләр, тоннельләр, портлар һәм су юллары, гидротехник һәм гидроэлектр корылмалары, станцияләр, вокзаллар һәм башка корылмалар төзи.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Кытай партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә. Узган ел йомгаклары буенча товар әйләнеше 58%ка арткан һәм $1,6 млрд тәшкил иткән.
«Кытай бизнесы Татарстанда актив эшли: сәнәгать проектлары гамәлгә ашырыла, производстволар төзелә. Быел безнең Кытай белән элемтәләр сизелерлек активлашты», – диде Татарстан Рәисе.
Ул искәрткәнчә, сентябрь башында Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» дигән беренче халыкара форум узды. Анда дөньяның 25 иленнән һәм Россиянең 58 субъектыннан 7 меңнән артык кеше катнашты. «Форум Россия һәм Кытайның төрле юнәлешләр буенча кооперацияне тирәнәйтүдә ике якның да кызыксынуын күрсәтте», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика Рәисе «Кытай тимер юлының алтынчы корпорациясе»нең эре төзелеш компаниясе булуын билгеләп үтте. «Сезнең бик җитди хезмәт исемлегегез бар. Сезнең бай төзелеш тәҗрибәгезне исәпкә алып, сезнең белән хезмәттәшлек итәргә шат булырбыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.
«Сезнең белән очрашуга шатмын. Без Кытай территориясендәге барлык тимер юл проектларының 80%тан артыграгын гамәлгә ашырдык. Безнең корпорациянең үзенчәлеге – проектлаудан һәм финанслаудан алып безнең тимер юл проектларына хезмәт күрсәтүгә кадәр хезмәт тәкъдим итәбез», – диде үз чиратында «Кытай алтынчы тимер юл корпорациясе» генераль директоры урынбасары Ду Шэн.
Очрашуда уртак проектларның перспективалары, аерым алганда, «Алабуга»МИЗда Дэн Сяопин исемендәге логистика комплексы проектын төзү кысаларында хезмәттәшлек турында да фикер алыштылар.


Фикер өстәү