Миңнеханов: Без Цзилинь провинциясе белән тыгызрак мөнәсәбәтләр үстерергә телибез

Чанчунь шәһәрендә (КХР) Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Цзилинь провинциясе Халык хөкүмәте секретариаты башлыгы урынбасары Люй Хайцянь рәислегендә «Цзилинь-Татарстан» түгәрәк өстәле узды.

Цзилинь — Кытайның төньяк-көнчыгышындагы провинция. Административ үзәге һәм иң зур шәһәре — Чанчунь. 2020 елда булган соңгы җанисәпләве буенча провинция халкы 24 миллион кеше тәшкил итә.

2023 ел нәтиҗәләре буенча Цзилинь провинциясенең тулаем төбәк продукты 192 миллиард доллар тәшкил иткән. Цзилинь — Кытайның иске сәнәгать үзәге. Биредә агач эшкәртү һәм азык-төлек сәнәгате, шулай ук соя җитештерү һәм терлекчелек үсеш алган.

Машина төзелеше тармагы автомобильләр, тимер юл транспорты, авыл хуҗалыгы техникасы, станоклар, контроль-үлчәү приборлары, электр приборлары, универсаль җайланмалар җитештерү белән күрсәтелә.

Шулай ук төп юнәлешләр арасында — нефть һәм химия сәнәгате. Кытайның химия җитештерүендә провинция синтетик аммиак, этилен, күкерт кислотасы һәм башкалар кебек юнәлешләр буенча зур өлеш кертә.

Азык-төлек сәнәгате мөһим урын алып тора: ит, шикәр, крахмал, алкоголь, төрле эчемлекләр һ. б. җитештерелә.

«Татарстан делегациясе составында республика министрлыклары һәм ведомстволары, предприятиеләре җитәкчеләре бар. Очрашулар барышында эшлекле даирәләр хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачачаклар һәм уртак проектлар турында килешәчәкләр дип көтәбез», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, түгәрәк өстәлдә катнашучыларны сәламләп.

Ул искәрткәнчә, республика Кытай партнерлары белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Татарстанга Кытай җитәкчеләре, рәсми һәм эшлекле даирәләр еш килә. Татарстан вәкилләре шулай ук провинцияләр белән актив танышалар, алдынгы тәҗрибәне өйрәнәләр. Пекинда Татарстанның Сәүдә-икътисадый вәкиллеге эшли. Казанда — Кытайның Генераль Консуллыгы. «Узган ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше ике тапкыр артты һәм өч миллиард доллардан артып китте», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул Татарстанның Цзилинь провинциясе белән тыгызрак мөнәсәбәтләр үстерү белән кызыксынуын билгеләп үтте. «Без беләбез, монда машина төзелеше, нефть һәм химия сәнәгате, электр энергетикасы, фармацевтика, азык-төлек сәнәгате үсеш алган. Безнең төбәкләр муниципалитетлары арасында партнерлык элемтәләре урнаштыру мөмкин дип саныйм», — диде ТР Рәисе.

Үз чиратында Цзилинь провинциясе Халык хөкүмәте секретариаты башлыгы урынбасары Люй Хайцян ике илнең төбәкләре арасында хезмәттәшлекне тирәнәйтүнең мөһимлеген билгеләп үтте. «Кытай белән Россияне уртак чик кенә түгел, рухи багланышлар да бәйли. Си Цзинпин һәм Владимир Путин ярдәме белән безнең илләр арасындагы стратегик партнерлык тарихи югарылыкка иреште, без икътисадый һәм сәүдә хезмәттәшлеген тирәнәйтәбез», — дип ассызыклады ул.

Люй Хайцян соңгы елларда «Бер пояс — бер юл» стратегиясе актив үсеш алуын искәртте. «Без энергетика, автомобиль сәнәгате өлкәсендә хезмәттәшлекне актив үстерәбез. Россия белән Цзилинь арасында сәүдә күләме инде ике ел рәттән үсеш күрсәтә», — диде ул.

«Татарстан Республикасы — күп еллар рәттән Россиядә алдынгы урыннарда торган мөһим инвестицион мәйданчык. Без Миңнеханов әфәнденең визиты һәм бу түгәрәк өстәл борылыш мизгеле булыр һәм безнең провинция белән Татарстан арасында хезмәттәшлекне тирәнәйтүгә ярдәм итәр дип өметләнәбез», — дип нәтиҗә ясады Люй Хайцян.


Фикер өстәү