Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Бурса провинциясенә сәфәр кыла

Президент Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төркиянең Бурса провинциясенә кыла. Татарстан делегациясе биредә бизнес-форумда катнашачак.

Бурса провинциясе Төркиядә зурлыгы буенча дүртенче урында тора. Икътисадның төп тармаклары – автомобиль, текстиль, мебель, химия, оборона, азык-төлек сәнәгате, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, туризм. Провинциядә 17 эре оешкан сәнәгать зонасы урнашкан. Бурса Төркиянең автомобиль сәнәгате үзәге булып тора. 10 ел дәвамында Татарстанның сәнәгать зоналары, Улудаг (UIB) Экспортерлар берлеге, Улудаг (OIB) автомобиль сәнәгатенең экспортерлар берлеге, Инегель төбәгендәге мебель җитештерүчеләр ассоциациясе белән актив хезмәттәшлек алып барыла.

Бурсада Рөстәм Миңнеханов провинция губернаторы Якуп Җанболат, шәһәр мэры Алинур Актыш һәм Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Ибраһаим Буркай белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов кабул итүче якка Татарстан һәм Төркия бизнесы арасында уртак проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең ил — Татарстанның төп чит ил партнерларының берсе. Төркия компанияләре безнең республикага 2 млрд доллар тирәсе инвестиция салды», – диде ул.
Президент искәрткәнчә, бүген республикада 10 эре төрек заводы эшли. Партнерлар арасында Бурса провинциясе компанияләре дә бар. «Безнең төбәкләр арасында делегацияләр алмашу уңышлы бара, безнең сәүдә-сәнәгать палаталары актив хезмәттәшлек итә, Улудаг автомобиль сәнәгате экспортерлары берлеге белән хезмәттәшлек итәбез. Киләчәктә элемтәләрне үстерү өчен яхшы мөмкинлекләр бар», – диде Президент.

Провинция губернаторы Татарстан Президентына делегациясенең Бурсага визиты өчен рәхмәт белдерде. «Без Сезнең белән өч ел ярым элек очраштык, ул вакытта без республика белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен бик мөһим очрашу уздырдык. Һәм инде нәтиҗәләр дә бар. Бүгенге форум безнең бизнесны тагын да якынайтыр дип ышанам», — диде ул.

Бурсада Рөстәм Миңнеханов «Гюриш» компанияләр төркеме җитәкчелеге белән дә очрашты.


Фикер өстәү