Фамилияң Матуров, кемнәр куйган?

Вакыт-вакыт колакка кызыклы фамилияләр чалынып китә. Татарстан Кинематографистлар берлегенең элеккеге рәисе, режиссер Илдар Матуровның фамилиясе шундыйлардан. Элек тә аптырый идем: каян килгән мондый сирәк фамилия? Шушы арада үзе белән танышырга җай чыкты. Һәм барын да үзеннән сораштым.

Татарда ничек бит: бабаң Гайфулла булса, син Гайфуллин, Шәйдулла булса – Шәйдуллин. Ә Матуровның бабасы Матур булганмы? Илдар әфәнде әйтүенчә, элеккеге заманда төрки халыкларда Матур дигән исем шактый таралган булган. Фамилия килеп чыгышының бер версиясе шул исемгә бәйле. Икенче версия – матуридизм дигән сүздән чыккан булуы ихтимал. Ислам динендәге дәгъвәт-фәлсәфә белән бәйле юнәлеш бу. Ничек кенә булмасын, Илдар Матуровның фамилиясен еш кына тәхәллүс, ягъни псевдоним дип уйлыйлар икән. Иҗат кешесе булуы да үзенекен итә, күрәсең. Бер эшлекле очрашу вакытында Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев: «Каян килде сиңа мондый фамилия? Ирләргә бик туры килми инде бу, хатын-кызларга күбрәк туры килә», – дип шаярткан.

Үзенчәлекле фамилиясенең гел игътибар үзәгендә булуына Илдар Матуров инде күнеккән. Шулай да Мәскәүдә укыган елларын искә төшерә. «Мәскәүлеләр өчен синең фамилияң берни дә аңлатмый, шуңа күрә кабатлап та сорамыйлар, псевдоним дип тә шикләнмиләр», – ди режиссер. Ә Казанда була торган иң еш вазгыять мондый. Берәр рәсми оешмада документ тутырганда операционист кыз синең фамилияңне сорый. «Матуров»  дигән сүз ишеткәч, аның белән шаяралар, танышырга телиләр дип уйлый. Паспортны күрсәткәч кенә чибәр кыз документ тутыруын дәвам иттерә. «Фамилияң Матуров, кемнәр куйган?» – диярсең.

P.S. Сүз уңаеннан, бәлки укучыларыбыз арасында да үзенчәлекле фамилияле кешеләр бардыр? Ничек яшисез сез мондый фамилия белән? Безгә языгыз әле.

Данил Сәфәров


Фикер өстәү