Михаил Девятаев: «Мин әсирлектән кайтам. Кабул итәсезме?»

Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевны без әле үзе исән чагында ук  легенда буларак кабул иттек. Чыннан да, аның батырлыгын беркем дә кабатламаган. Исеме буыннан буынга онытылмасын өчен  герой хакында истәлекләр дә шактый. Туган җире – Мордовия Республикасының Торбеево авылында аңа багышлап музей ачылган, 14 документаль, бер нәфис фильм төшерелгән. Төрле илләрдә, Россия шәһәрләрендә һәйкәлләр дә куелган, китаплар да язылган, үзе дә истәлекләрен барлап калдырган.

Күктән төшкән бәхет

Герой белән танышуым да, күрешүем дә көтмәгәндә булган иде. Бишенчегә күчкәч, безнең сыйныфны Арча педучилищесын тәмамлап кайткан Земфира апа Кәримова кабул итеп алды. Отряд исеме дә яңа буласы икән – Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев. Хәтерем ялгышмаса, аңа кадәр бу исемне әллә ни ишеткән юк иде кебек, дәррәү кубып, тәрҗемәи хәлен, нинди батырлык кылуларын өйрәнергә тотындык. Геройга багышлап отряд сборлары оештырдык, чыгышлар ясадык. «Девятай» дип аталган яңа җыр өйрәндек. Ә үзе белән университетның беренче курсында укыганда, Аксубай районының Шәрбән авылында күрештек. Анда безне укырга килгәч тә, бәрәңге җыярга җибәргәннәр иде. Рус филологлары да шушы авылда. Беренче көнне үк Шәрбән егетләре шәһәрдә туып үскән кәттә кызларга «бәйләнгәннәр» булып чыкты. Алар арасында Михаил Девятаев кызы да бар икән. Икенче көнне үк Шәрбәнгә әтисе килеп төште. Безнең, журналист булам дип, зур хыяллар белән янып йөргән чак бит инде, мондый мөмкинлекне һич тә кулдан ычкындырасы түгел. Егетләр шундук кыска гына очрашу оештырып алдылар. Безнең өчен бу хәл күктән төшкән бәхет кебек булды.

Берничә ел элек геройның улы Александр Михайлович белән күрешкәч, мин аның әтисе язмышына кагылышлы тагын бик күп вакыйгалар турында ишеттем. Ул очрашу да без җырлап үскән «Девятай» җырына бәйле иде. Җырга көйне  Сара апа Садыйкова язган. Композиторның кызы Әлфия Айдарская аны архивтан табып алып, дөньяга чыгарырга теләде, шул җәһәттән Александр Михайлович белән дә очрашу оештырган иде.

Михаил Девятаевның Казандагы тормышы 1934 елда башлана. Гаиләдә 13 нче бала булып туган 17 яшьлек егет басуда башак ашаганда тотыла да, аңа беркетмә төзиләр. Ул, җинаять эше ачылудан куркып, документсыз-нисез, яланаяк  Казанга чыгып китә. Елга техникумына укырга керергә җай таба, беррәттән аэроклубка да йөри. 1936 елда булачак хатыны Фәүзия Моратова белән очраша, әмма алар 1942 елда гына өйләнешәләр.  1938 елга кадәр, армия сафларына алынганчы, ул Иделдә йөри торган баркаста капитан ярдәмчесе булып эшли.

1940 елда Михаил Девятаев Ворошилов исемендәге Беренче Чкалов хәрби авиация училищесын тәмамлый. Киләчәк тормышын Кызыл Армия белән бәйләргә тели. Тик сугыш башлана. 1941 елның 22 июнендә ул  хәрәкәттәге армиядә була. Өченче көндә үк Минск янында фашист «Юнкерс»ын бәреп төшерә. 1941 елның 16 сентябренә кадәр 22 яшьлек очучы дошманның 9 самолетын юк итә. Аның исәбендә 180 хәрби очыш була. 1941 елның 23 сентябрендә яралана. Аны санавиация полкына күчерәләр. 1944 елның маенда, легендар очучы Александр Покрышкин белән очрашкач кына яу кырына кайту мөмкинлеге туа. 1944 елның 14 июлендә ул унынчы дошман самолетын юкка чыгара һәм үзе дә әсирлеккә эләгә.

Әсирлектә

Дошман утка тоткан очкычтан Девятаев парашютта сикерә. Сикергән вакытта башы белән стабилизаторга килеп бәрелә. Җиргә төшкәндә ул аңсыз була. Аны әсирлеккә алалар. Александр Михайлович әйтүенчә, шушы халәте аны ул чактагы репрессиядән коткара да инде. Чөнки сугыш вакытындагы законнар буенча, совет очучыларына әсирлеккә төшәргә ярамый, алар, мондый хәлгә юлыкканчы, үзләрен атып үтерергә тиеш булалар. Шул максаттан яннарында һәрвакыт корал йөртәләр. Ә монда очучы аңын югалткан була. Димәк, инструкция бозылмый.

Девятаев берничә концлагерьда була. 1944 елның 13 августында качып та карый, әмма аны тоталар, шул сәбәпле Заксенхаузен дип аталган үлем лагерена җибәрәләр. Бәлки бу җәза тормышка да ашырылыр иде. Шунда лагерьның чәч алучысы (элеккеге совет танкисты, офицер) Девятаевның киемендәге язуны штрафник, бер көн элек кенә вафат булган Степан Никитенконыкына алыштырып куя. Статусын үзгәртү Девятаевны үлем җәзасыннан коткара. Шушы исем белән аны Узедом лагерена озаталар. 1945 елның 8 февралендә, үзе белән тагын ун әсирне алып, Девятаев дошман бомбардировщигында һавага күтәрелә…

Берникадәр вакыттан соң совет гаскәрләре урнашкан территориягә керә. Әлбәттә инде, «дошман самолеты»н атып төшермәкче булалар. Әмма Девятаев, тәҗрибәле очучы буларак, бәла-казасыз гына самолетны җиргә утырта ала.

Кабат Заксенхаузен

Сугыш чоры законнары буенча, әсирлектә булган һәр хәрби кеше фильтрация лагерена эләгә. Анда аны һәрьяклап НКВД вәкилләре тикшерә. Шул сәбәпле, Михаил Девятаев кабат Заксенхаузен лагерена килеп эләгә. Аерма шунда: бу юлы инде аны совет конвоирлары саклый. Фильтрация лагеренда Девятаевны 8 ай тикшерәләр. Очучы хыянәтче түгелме? Немец бомбардировщигын, чыннан да, үз теләге белән алып киткәнме? Немецлар мәҗбүр итмәгәннәрме? Мондый шикләнүләр Девятаевны әле 12 ел дәвамында озатып бара.

Югыйсә Девятаев Пенемюндедагы ракеталар җыю үзәгеннән яшерен документларны да кулга төшереп  кайткан була. Бу да ярдәм итми, күрәсең. Аны запаска 1945 елның ноябрендә җибәрәләр. Очучы  башта гаиләсенә: «Мин әсирлектән кайтам. Кабул итәсезме?» – дигән хәбәр җибәрә. Белүебезчә, ул чорда әсирлектән кайтучылар белән әллә ни санлашып тормыйлар. Әмма Моратовлар кияүләренә сүз әйтмиләр. Девятаев озак вакыт эшкә урнаша алмый йөри, хәтта шул дәрәҗәгә җитә ки, аны эшсез йөргәне өчен утыртмакчы да булалар. Беркемнең дә элеккеге әсир белән бәйләнәсе килми. Куркалар, чөнки ил буйлап репрессия хакимлек итә. Александрның әтисе ул вакытта хәтта каршыга килгән таныш-белешләренең дә юлның икенче ягына чыгып китүләре, күрмәмешкә салышулары турында сөйли. Шулай да аны тора-бара Елга портына вокзал буенча кизү торучы итеп алалар, аннан ул катерда капитан-механик булып эшли башлый.

Үзгәреш

1956 елда Девятаевлар гаиләсендәге хәлләр тамырдан үзгәрә. Аларның ул вакытта инде өч баласы була. Шул елларда Никита Хрущев теге яки бу сәбәп белән онытылып калган геройларны эзләргә дигән боерык чыгара. «Красная Татария» журналисты Ян Винецкий, шул боерыкны үтәү йөзеннән, хәрби комиссариат аша Михаил Девятаевны эзләп таба һәм Лесгафт урамындагы ярымподвалда яшәп ятучы гаилә белән танышырга килә. Ул язган очерк «Батырлык» дип атала, әмма «Красная Татария» үтә кискен язылган бу язманы чыгарырга кыймый. Өч айдан соң, 1957 елның 23 мартында «Литературная газета» бастырырга җөрьәт итә. Язма чыкканның икенче көнендә гади механикның язмышы бөтен ил халкына мәгълүм була. Соңрак «Советская авиация» газетасында да бу хакта сигез язма пәйда була. Шул вакытта, ни өчен бу кеше шушы көнгә кадәр Советлар Союзы Герое түгел, дигән сорау кабыргасы белән килеп баса. 1957 елның 15 августында СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Михаил Девятаевка мактаулы исем бирелә, аларны өч бүлмәле фатир белән дә тәэмин итәләр. Гаилә яңа тормышта яши башлый. Әмма «Википедия»дә, Михаил Девятаевка бу исем сугышта кылган батырлыклары өчен түгел, бәлки Сергей Королев ярдәме белән ракета төзелешенә керткән өлеше өчен бирелгән булырга мөмкин, дигән сүзләр дә бар.

Александр Михайлович әйтүенчә, аның әтисе бик гади кеше була. Теләсә нинди эшкә кулы  ята, балаларын да өйрәтә. Хәтта Советлар Союзы Герое исеменә лаек булу да аны үзгәртми. Берәр җирдә президиумда утырырга чакырсалар, ул аны бик авырлык белән генә кабул итә. Аның каравы укучылар белән рәхәтләнеп очраша. Хәтта бәйрәмнәрдә өйләренә барабаннар кагып, быргылар кычкыртып, пионерлар да килә торган булганнар. Ул аларны фатирына чакырып кунак итә.

Елга портында Девятаев 1966 елга кадәр эшли. Сәламәтлеге какшау сәбәпле пенсиягә китә. Легендар «Ракета» совет судносын беренче тапкыр ул иярли, «Яшел Үзән»дә җыелган легендар «Метеор» теплоходының да иң беренче капитаны була.

Гаҗәп бит: әгәр Никита Хрущев үз вакытында боерык чыгармаса, үз дигәнен итеп йөрүче журналист Ян Винецкийга хәрби комиссариатта Девятаевның фамилиясен бирмәсәләр, очерк «Литературная газета»да да дөнья күрмәсә… герой онытылып калган булыр идеме икән? Александр Михайлович әйтүенчә, әтисе башта журналист белән сөйләшергә дә теләмәгән. Хатыны: «Кеше монда кадәр эзләп килгән бит инде, яхшы түгел», – дигәч кенә  ачылып киткән.

Девятаевка Россия төбәкләрендә һәйкәлләр шактый куелган: туган җире Торбеевода, Вологда, Саранск, Полтава шәһәрләрендә. Ә менә күп еллар яшәгән Казан шәһәрендә аңа һәйкәл юк. Арча зиратындагы кабер өстенә бюст кына куелган. Ул укыган элеккеге Елга техникумы бинасына истәлек тактасы эленгән. Җиңү паркындагы Мәңгелек ут янындагы пантеонда элмә такта куелган. Интернеттан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 2017 елда, геройның 100 еллыгы уңаеннан башкалабызда монумент кую турында карар кабул ителгән. Урыны да билгеле булган – Елга портында Иделгә карап торган урын. Девятаев анда басып, сокланып, елганы күзәтергә яраткан. Әмма соңгы мизгелдә бу урынның яраксыз булуы, аннан янгын торбалары үтүе билгеле булган. Эчкә җылы кертә торган тагын бер яңалык бар. «Урам» экстрим-паркын ачкан вакытта территориянең бер колоннасында Девятаев портреты ясала. Димәк, герой яшьләр күңелендә сакланыр, онытылмас дигән өмет бар әле. Әмма бу барыбер һәйкәлне алыштыра алмый инде.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү