Марат Җәббаров район башлыкларына: «Автокибетләрне нәтиҗәле куллануны оештыра алмыйсыз икән, димәк, алар сезгә кирәк түгел!»

Кибете булмаган авылларга йөри торган автолавкаларның товар әйләнешен арттырырга, халыктан тире, сөт, яшелчә һәм җиләк-җимеш җыюга зуррак игътибар бирергә кирәк. Татарстан кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооператив вәкилләренең 2018–2022 ел нәтиҗәләре буенча XX гомуми отчет-сайлау җыелышында киләсе елларга әнә шундый бурычлар куелды.

Халкы аз булган һәм үзәктән читтәрәк урнашкан авылларны азык-төлек белән тәэмин итү Татарстан кулланучылар җәмгыятенең төп бурычы булып тора. Әлеге мәсьәләгә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров аерым тукталды. Татарстанда 3073 авыл бар. Аларның 1148енә «тәгәрмәчле кибет»ләр йөри. Бу уңайдан Марат Җәббаров кулланучылар кооперациясе эше буенча Биектау һәм Алабуга районнары җитәкчеләренә шелтә белдерде.

– Биектау районында кооператив эшчәнлегенең гомуми күләме биш ел дәвамында – 56, Алабуга районында 51 процентка кимеде. Сез бу юнәлештә җитәрлек эшләмисез дип уйлыйм. Тагын бер тапкыр әлеге мәсьәләне җитди контрольгә алуыгызны сорыйм, – диде ул.

Шул ук вакытта министр Кукмара һәм Әлки районнарын үрнәк буларак китерде. Аның сүзләренчә, соңгы өч елда Кукмара районы кулланучылар кооперативы үз тармакларын үстерүгә – 150 млн сумнан артык, ә Әлки районы 148 млн сум керткән. Марат Җәббаров кооператив җитәкчеләренә халык күп яшәми торган авылларда автокибетләр системасын җайга салырга кушты. Бу мәсьәләдә өч районны билгеләп узды. Әйтик, Менделеевскида «тәгәрмәчле кибет»ләрнең айлык товар әйләнеше – 70 мең, Лениногорскида – 86 мең, Аксубайда 112 меңнән дә артмый. Ә бу санны, министр әйтүенчә, ким дигәндә 250 меңгә кадәр җиткерергә кирәк. Кулланучылар берлеге рәисе Рашат Шәймәрданов биш ел эчендә 260 млн сумнан артык товар сатучыларны әйтеп узды. Алар – Мамадыш, Алексеевск, Балык Бистәсе һәм Тәтеш райполары.

Халыкка тәкъдим ителә торган товарларның аз ассортиментта булуы, кешеләрнең кереме аз, хезмәт күрсәтелә торган авылларда халык саны аз булу. Автокибетләрнең товар әйләнеше түбән булуның сәбәпләрен әнә шулай дип билгеләп уздылар. Шулай ук авылда яшәүчеләрнең транспорты һәм район үзәкләренә, башка авылларга барып йөрү мөмкинлеге булу да автокибетләргә булган ихтыяҗны киметә.

– Аларның эш графиклары сездән раслана, эш үтәлешен катгый контрольдә тотарга кирәк, – дип мөрәҗәгать итте бу уңайдан Марат Җәббаров район башлыклары һәм башкарма комитет җитәкчеләренә. – Әгәр дә сез автокибетләрне нәтиҗәле куллануны оештыра алмыйсыз икән, димәк, алар сезгә кирәк түгел.

Кулланучылар җәмгыяте шөгыльләнә торган тагын бер юнәлеш – халыктан һәр төрле продукция җыю. Рашат Шәймарданов әйтүенчә, авырлыкларга карамастан, биш ел эчендә хәзерләү әйләнеше 1,7 тапкыр арткан. Ягъни һәр хуҗалыктан авыл хуҗалыгы һәм чимал җыю 39 мең сумнан арткан. Иң зур күрсәткечкә баулылар ирешкән. Ә менә Түбән Кама, Менделеевск, Алабуга һәм Балтач районнарында бу эшләр бик акрын бара.

– Авыл халкы бездән тагын да зуррак активлык көтә, – диде Кулланучылар берлеге рәисе. – Һәр гаилә үзеннән арткан продукцияне сатып, бераз акча эшләргә тели. Безнең бурыч – аларга мондый мөмкинлек тудыру.

Кулланучылар җәмгыяте халыктан йон, тире, сөт, дару үләннәре җыю, бәрәңге һәм яшелчәләр сатып алу белән шөгыльләнә. Шулай итеп, биш ел эчендә халыктан бәрәңгене – 2,1, йонны – ике тапкыр, макулатураны – 173,  тирене 160 процентка арттырып җыйганнар. Әйтик, узган ел 14928 центнер йон, 6795 тонна бәрәңге, 5061 тонна яшелчә җыеп алынган. Кооперативларда колбаса продукциясен әзерләү – 192, балык – 80, кондитер эшләнмәләре әзерләү 57 процентка арткан. Ә менә сөт, җиләк-җимеш җыю буенча эшләр әкрен бара, дару үләннәре әзерләү буенча бөтенләй бер урында гына таптаналар. Бәрәңге һәм яшелчәләр җыю буенча Әлки кооперативын мисалга китерделәр. Аларны халык белән кулга-кул тотынышып эшләү үрнәге буларак күрсәттеләр.

– Бу – сезнең төп бурычыгыз, – дип мөрәҗәгать итте бу юлы да район башлыкларына Марат Җәббаров. – Моның өчен республика барлык шартларны да тудыра. Ел саен республика хөкүмәте тармак өчен 30 млн сум субсидия бирә. Бәрәңге һәм яшелчәләр хәзерләү буенча кулланучылар җәмгыяте халыкны үз продукциябез белән тулысынча тәэмин итә ала, дип саныйм. Без авыл халкына үз продукциясен сату, акча эшләү өчен шартлар тудырырга тиеш. Ә шәһәрдә яшәүчеләр арадашчыларның озын чылбыры аша узмыйча гына сыйфатлы ризыклар сатып алырлык булсын иде.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 


Фикер өстәү