Ферма ишекләренә кадак какмаска: авырткан урыннар турында сөйләшү нәтиҗә бирерме?

Терлекләрне максатчан киметүне туктатырга, ферма ишекләренә кадак кагарга ашыкмаска, санны гына түгел, нәтиҗәлелекне дә кайгыртырга. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының еллык коллегиясендә куелган бурычларның берничәсе генә бу. Әйтергә кирәк, ул шактый «кызу» һәм анализлы иде. Уңышларны санап узудан бигрәк, авырткан урыннар турында да сөйләшү булды. Газетабызның киләсе саннарында коллегиядә күтәрелгән мәсьәләләргә кабат тукталырбыз әле. Әлегә – иң актуальләре.  

Җитештрү

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров фикеренчә, узып киткән ел авыл хуҗалыгын ныклыкка сынады: корылык булды, сәнәгать продукциясенә, төзелеш материалларына бәяләр артты, кредитлар кыйммәтләнде һәм болар барысы да авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр төшү белән бергә үрелеп барды.

Ул җитештерү индексының 92,1 процент тәшкил итүен, терлекчелек алга китү аркасында тулаем продукция күләменең соңгы еллардагы уртача күрсәткеч дәрәҗәсендә калуын әйтте. Республика ил төбәкләре арасында бишенче урынны саклап кала алды.

– Без республика халкын төп продуктлар белән тулысынча тәэмин итәбез. Төп бурычыбыз – без өйрәнгәнчә, җитештерү күләмен генә арттыру түгел, ә беренче чиратта аграр тармакның нәтиҗәлелеген арттыру, – дип басым ясады министр.

Хезмәт хаклары

Министр әйтүенчә, дәүләт ярдәмен исәпкә алып, рентабельлек 8,9 процентны тәшкил итә, ә аннан башка 3 проценттан азрак. Табыш белән эшләүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре 1,7 процентка кимегән.

– Бер яктан караганда, аңлашыла да. Бу инвестицияләр җәлеп итү һәм объектларның тиз генә үз-үзләрен аклавына бәйле. Чыгымнар да артты. Шул ук вакытта хуҗалыкларның үзләренең эчке резервлары күп. Без үзебезнең уңышсызлыкларыбызда һава торышын һәм базарны гаепләргә гадәтләндек, ләкин идеаль һава торышының һәм базарның бервакытта да булганы юк – алар ничек бар, шулай. Авыл хуҗалыгы продукциясенә югары бәя булыр дип өметләнмәгез, без үзебезнең иң яхшы хуҗалыкларның үзкыйммәте кысасында эшләргә өйрәнергә тиеш, – диде Марат Җәббаров.

Уңышлы хуҗалык булу өчен, эшчеләрне дә кызыксындырырга белергә кирәк. Министр сүзләренчә, соңгы биш елда хезмәт хаклары буенча шактый алга китеш сизелә. Бүген ул, ике тапкыр артып, уртача 46,8 мең сумны тәшкил итә.

– Ләкин эшлисе эшләр бар әле, без республикадагы уртача хезмәт хакларына якынаерга тиешбез, – диде ул.

Терлек саны кимү

2023 елда авыл хуҗалыгы оешмаларында мөгезле эре терлекләр саны 3 процентка, ягъни 19 мең башка кимегән. Тискәре динамика 27 районда күзәтелә.

– Узган елларда без терлекләрне сәламәтләндердек, авыру, аз сөт бирә торган сыерларны юк иттек. Шулай ук соңгы өч елда республикага токымлы 51 мең тана алып кайттык, – диде Марат Җәббаров.

Тик терлекләрнең санын максатчан киметкән хуҗалыклар да бар. Алар: Яңа Чишмәдәге «Агро-Основа» һәм Козлов крестьян-фермер хуҗалыгы, Буадагы «Заря», Апастагы «Мол Апас», Азнакайдагы «Марс», Актаныштагы «Тамыр», Актаныш, Биектаудагы «Серп и Молот» хуҗалыклары.

– Терлекләр санын киметеп, без бу авылларның киләчәген куркыныч астына куябыз. Башлыкларга һәм инвесторларга мөрәҗәгать итәм: сезнең артыгызда бөтен бер территорияләр, һәм сезнең социаль җаваплылык шулай ук югары. Терлекчелек фермалары – авыл халкы өчен төп эш урыны. Малларның баш санын киметеп, без әлеге авылларның киләчәген шик астына куябыз, – дип басым ясады Марат Җәббаров һәм район башлыкларына, инвесторларга фермаларга эзне суытмаска кушты.

Кош ите һәм йомырка

Марат Җәббаров узган ел ахырында аеруча актуаль булган һәм телдән төшмәгән кош ите һәм йомыркага кагылышлы вазгыятькә дә тукталды.

– Ит җитештерү 2022 ел дәрәҗәсенә 13 мең тонна җитми калды, шуның 10,8 мең тоннасы кош итенә туры килә. Бу «Чаллы-Бройлер» кошчылык фабрикасында җитештерү күләмнәре кимү аркасында килеп чыкты, хәзер анда моның буенча эш алып барыла, – диде ул.

Ә менә йомыркага булган ихтыяҗның тулысынча канәгатьләндерелүен әйтте. Аның белән тәэмин ителеш – 129 процент. Узган ел җитештерү 2 процентка арткан, быел да бу күләмнәрнең саклап калыначагын хәбәр итте.

Ферма бетсә, авыл бетә

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында терлекчелек начар үсеш алган районнарда халыкның кимүенә басым ясады.

– Терлекчелек юк икән, димәк, эш тә юк. Эш юк икән, димәк, халык китә. Бер киткән белгечләрне кире кайтару бик авыр булачак. Ферма эшләми икән инде, мәктәбе, кибете дә ябылачак. Һәм биш елдан авыл булмачак, – дип, күпләрне борчыган мәсьәләгә тукталды.

Ул район башлыкларына әлеге проблемаларны чишү юлларын уйларга кушты. Рәис фикеренчә, әгәр фермалар эшләми икән, аларны нәтиҗәле эшләтеп җибәрү өчен, инициативалы кешеләрне, шәхси эшмәкәрләрне эзләргә кирәк.

Рөстәм Миңнеханов чималны сатып алу бәяләренә дә тукталды. Аның фикеренчә, авыл хуҗалыгы продукциясен, бигрәк тә сөтне  сатып алганда монополизациягә урын булырга тиеш.

– Күршеләрдә һәм бездәге бәяләрне күзәтергә кирәк. Әгәр без бәяләрне контрольдә тотмасак, шәхси хуҗалыкларда бернинди дә терлекчелек булмаячак, – диде ул.

 

  • Узган ел, 2022 елга караганда, 7,5 процентка күбрәк сөт савып алынган. Продуктивлык 648 килога артса да, бер сыердан савып алына торган сөт күләме буенча без Россиядә бары тик 35 нче урында гына торабыз.

  • Иң күп сөт савып алган районнар: Кукмара, Балтач, Әтнә, Саба һәм Мамадыш. Әлеге районнарда республика сөтенең 35 проценты савып алына. Соңгы биш елда Бөгелмә, Минзәлә һәм Мөслим районнарында да сөт саву күләме күзгә күренеп арткан.

  • Терлекләр иң күп кимегән районнар: Яңа Чишмә районында – 10 мең, Кама Тамагында 8 мең баш сыерга кимегән. Ә Спас районында – барлык терлекнең 50, Чирмешән районында 20 проценты юк ителгән.

 

Сүз уңаеннан

Утырыш башланганчы,  Рөстәм Миңнеханов Марат Җәббаров һәм башка рәсми затлар белән бергә эре габаритлы техника күргәзмәсен карады. Шулай ук үзмәшгульләр, фәнни оешмалар һәм фермер, шәхси хуҗалыкларның продукциясе тәкъдим ителгән экспозиция белән танышты.

«ТатАгроЭкспо» агросәнәгать комплексы казанышларының VI махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә Россиядән 200дән артык компания катнашты. Биредә терлекчелек, игенчелек өчен авыл хуҗалыгы техникасы, җайланмалары һәм чимал, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, саклау һәм төргәкләү өчен җиһазлар тәкъдим ителгән иде.

 


Фикер өстәү