Кунакчыллык бәһасе күпме?

1,7 млрд сум. 2022–2024 еллар аралыгында Татарстанга кунакларны җәлеп итү, аларга уңайлы мохит тудыру өчен тотылган акча күләме бу. «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектын тормышка ашыру нинди нәтиҗәләр биргән һәм бу акча нәрсәгә тотылган? Кунакчыллык өчен җаваплы кешеләр шул хакта хисап тотты.

Саннарга күз салсак, илкүләм проект максатларына 2022 елда – 530 млн, 2023 елда 817 млн сум акча тотылган. Быелга исә 419 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов әйтүенә караганда, илкүләм проектның максатлары – кунакханәдәге урыннар, тармактагы кадрлар санын күбәйтү, туристик юнәлешләрне арттыру, Россия һәм республика икътисады үсешенә өлеш кертү.

Илкүләм проектны тормышка ашыру дәверендә дәүләт ярдәме белән Татарстанда глэмпинг төзелеше дә күзгә күренеп диярлек үсте. Төзелеш өчен субсидияне республиканың 31 проекты алган. Акча теле белән әйтсәк, 521 млн сум матди ярдәм дигән сүз бу.

Илкүләм проект ярдәме белән коену өчен урыннар (пляж) да артты. Казанда гына түгел! Сүз республиканың башка район-шәһәрләре турында да бара. Барлыгы 22 проектка 173,6 млн сум акча бүлеп бирелгән. Димәк, 2024 елгы җәйге сезонда коену өчен мөмкинлекләр күбрәк булачак.

Моннан тыш илкүләм проект кысасында республиканың ике шәһәре (Казан һәм Алабуга) «Шәһәр үзәгенең туристик коды» программасында кергән. Бу шәһәрне төзекләндерү, тагын да матуррак итү өчен мөмкинлекләр биргән. Сергей Иванов сүзләренчә, ике шәһәргә 378,7 млн сум акчалата ярдәм күрсәтелгән. Мондый ярдәм чарасы илнең 30 шәһәренә генә эләккән.

Владимир Путин, Россия Президенты:

– Төбәкләрдә эчке туризмны үстерү гаять мөһим булып тора. Туризм тармагын нәтиҗәле, сыйфатлы итеп үстерү өчен Россиядә барысы да бар. Болар – тарихи, мәдәни, табигый байлыкларыбыз.

 


Фикер өстәү