Авыл хуҗалыгы тармагына нинди белгечләр җитми?

Бүген Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында 69 мең кеше эшли. Шул ук вакытта ел башында агросәнәгать комплексында 2 600 вакансия бар. Бу турыда коллегиядә “Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Диләрә Шувалова әйтте.

Тармакта аеруча тракторчылар, сыер савучылар, азык-төлек һәм эшкәртү предприятиеләре белгечләре, мал табиблары һәм агрономнар җитми.
– Авыл хуҗалыгы тармагында кадрлар җитмәү югары квалификацияле белгечләргә дефицит, түбән хезмәт хакы, яшь белгечләрнең авылда яшәргә теләмәве, авыр физик хезмәт сәбәпче, – диде Диләрә Шувалова.


Фикер өстәү