Татарстанның Аграр яшьләр берлеге җитәкчесе Диләрә Шувалова: «Шәхси ярдәмче хужалык булдырырга теләүчеләр саны артты»

Татарстанның Аграр яшьләр берлеге җитәкчесе Диләрә Шувалова сүзләренә караганда, килеп туган вәзгыять авыл тормышын жанландырып жибәрергә мөмкин.

– Соңгы арада шәхси ярдәмче хужалык булдырырга теләүчеләр саны артты. Күпләр жир кишәрлекләре барлыгын искә төшерде. Житештерү куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе дә борчый. Бу унайдан без консультацияләр уздырабыз, дәүләт тарафыннан кертелгән ярдәм чаралары турында сөйлибез. Бу өлкәгә яңа аяк басучыларны үз эшен унышлы гына алып барган фермерлар белән таныштырабыз, аларга тәжрибә уртаклашу өчен шартлар тудырабыз. Хәзер авыл туризмы белән кызыксынучылар да артты. Теләге булган кешегә бу юнәлештә дә ярдәм итәчәкбез, – ди берлек житәкчесе.

Диләрә Шувалова авылда яшәгән кеше коткыга азрак бирелә дигән фикердә. Соңгы арада күпләрнең авылга тартылуын да шуның белән аңлата ул.

– Авыл жирендә яшәвебез белән бәхетле без. Табигать үзеннән-үзе тынычландыра, көч бирә. Көннән-көн көчәя барган киеренкелек тә биредә азрак сизелә. Шушы тынычлык артыннан шәһәр читендәге йортына күченүчеләр, авылдагы якыннарына кунакка кайтучылар саны да артты, – ди Диләрә Шувалова.


Фикер өстәү