Узган ел хастаханәләргә эт тешләгән 7 мең якын кеше мөрәҗәгать иткән

2021 елда Татарстанда эш тешләгән 6,8 мең кеше табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышында хәбәр иттеләр. Утырышта хайваннар белән эш итү турындагы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Куркыныч очраклар иң күп теркәлгән районнар арасында Югары Ослан, Спас һәм Лаеш районнары бар. Мондый очраклар Биектау – 5,7, Әтнәдә исә 3,2 тапкырга арткан. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, «кызыл зона»га республиканың барлыгы 17 районы кергән.
Узган ел социаль челтәрләрдә сукбай этләрдән зарланып 1,4 меңнән артык мөрәҗәгать теркәлгән. Бу – 2020 елга караганда 42 процентка күбрәк.


Фикер өстәү