WhatsApp ябылмаячак

Американың Meta компаниясенә керүче WhatsApp мессенджеры, Фейсбук һәм инстаграмнан аермалы буларак, ябылмаячак. Бу хакта “РИА Новости” хокук саклау органнарындагы чыганак мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

“WhatsApp мессенджеры калачак, чөнки ул материаллар урнаштыру чыганагы түгел, ә аралашу чарасы гына”, – дигән агентлык хәбәрчесенең әңгәмәдәше.
Исегезгә төшерәбез: Россия Генераль прокуратурасы Meta компаниясенә карата экстремистлык буенча эш кузгатуны һәм аны экстермистлык оешмасы буларак тануны таләп итте. Россия Тикшерү комитеты Meta хезмәткәрләре гамәлләренә бәйле рәвештә Россиядә яшәүчеләргә карата көч куллануга өндәүләр буенча эш кузгатты.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү