Диләрә Шувалова: “Рөстәм Миңнехановның еллык Юлламасыннан соң кадрлар үстерүгә игътибар тагын да артачак”

“Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Диләрә Шувалова:

– Авыл яшьләрен тәкъдим итүче кеше буларак, миңа Рөстәм Миңнехановның еллык Юлламасында катнашу зур дәрәҗә булды. Республика өчен авыл хуҗалыгы иң мөһим тармак булып кала. Мондагы күрсәткечләрне саклау һәм арттыру, азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен агросәнәгать комплексында кадрлар үстерүгә тагын да зуррак игътибар күрсәтергә кирәк. Шунысын билгеләп узасы килә, Юллама кысаларында куелган бурычлар ведомствоара хезмәттәшлек таләп итә, шул исәптән иҗтимагый оешмалар белән дә. Нәкъ менә төрле яктан якын килү кадрлар сәясәтендә нәтиҗәле булырга мөмкин. Аграр яшьләр берләшмәсенең “АгроПоколение” пилот программасы нәкъ менә шул максатларга хезмәт итәчәк. Программада авыл мәктәпләре, аграр юнәлештәне ресурс үзәкләре, вузлар катнаша. Мондый хезмәттәшлек авыл җирлекләрендәге сәләтле балаларга өстәмә шартлар тудырырга һәм агросәнәгать, аграр фән тармагы өчен яңа кадрлар үстерүгә ярдәм итәчәк.

Россиянең башка төбәкләреннән кадрлар җәлеп итү дә безнең төп бурычыбыз иде. Инде икенче ел аграр юнәлештәге белгечлекләр өчен “Кайтам” проекты тормышка ашырыла. Эчке туризм үсешенә дә аерым игътибар бирәсе килә. Яшь фермерлар үз продукцияләрен сату белән генә түгел, ә бизнес базасында агротуристик мәйданчыклар оештыру белән дә кызыксына. Мондый яшьләр өчен уку-укыту программалары оештырылачак.


Фикер өстәү