Гадел Заһретдинов: “Әтиләр берлеге гаиләләрне саклауга бәйле уникаль проектларны тормышка ашыра”

Гадел Заһретдинов, Татарстан Әтиләр берлеге рәисе:

Татарстан Президентының еллык мөрәҗәгате буенча «Әтиләр берлеге” рәисе Гадел Заһретдиновның да фикерен сораштык.
– Президентның традицион гаилә мөнәсәбәтләрен саклап калу, гаиләләргә авыр вакытта ярдәм итү, дәүләтнең һәм коммерцияле булмаган тармакның бергәләп эшләве буенча ясалган акцентын бик вакытлы дип саныйбыз. Татарстан әтиләр берлеге Россия Гаилә пропагандасын алып барды һәм алып барачак, –диде Гадел Заһретдинов.
Аның әйтүенчә, Татарстанда гаиләләрне саклап калу һәм демографик вазгыятьне яхшырту өчен Әтиләр берлеге гаилә җепләрен саклауга бәйле уникаль проектлар гамәлгә ашыра. Хәрби операциядә катнашучы ватандашларыбызның гаиләләренә гуманитар ярдәм җыю эшен тагын да арттырырга җыеналар. Иҗтимагый оешма өлешчә мобилизация турындагы указ буенча чакырылган әтиләр белән дә тыгыз эшли.


Фикер өстәү