Татарстанда хәрби кафедра тәмамлаучыларны өлешчә мобилизацияләү буенча чакырачаклар

2022 елның 21 сентябрендә «Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация игълан итү турында» 647 номерлы Президент Указы чыкканнан соң, өлешчә мобилизацияләү буенча Дәүләт вузларының хәрби кафедраларын тәмамлаучыларны чакырыга мөмкин икәнлеге мәгълүм булды. Шул ук таләпләр 1997 елның 26 февралендә чыккан «Россия Федерациясендә мобилизацион әзерлек һәм мобилизация турындагы» законда да бар.

Бу хакта Президент Указы чыккан көнне Дәүләт Думасының Оборона комитеты башлыгы, оборона министрының элеккеге урынбасары, генерал-полковник Андрей Картаполов та әйткән иде. «Әгәр аларның хәрби-учет белгечлекләренә ихтыяҗ булса, чакырылырга мөмкиннәр. Юк икән, алар тыныч кына Ватан өчен хезмәт итә алалар», – дип аңлатты ул вакытта парламентарий.

Татарстанда да шундый карар кабул ителде. Мобилизация башлангач, нәкъ менә шул белгечлекләргә ихтыяҗ барлыгы ачыкланды. Мондый карар озакламый илнең башка төбәкләрендә дә кабул ителергә мөмкин. Татарстан хәрби комиссариатында «Татар-информ»га аңлатуларынча, дәүләт вузлары каршындагы хәрби уку үзәкләрен (хәрби кафедраларны) тәмамлаган, хәрби әзерләү программаларын үзләштергән, Россия Кораллы Көчләренең запасына алынган офицер, сержант, старшинна, солдат, матрослар өлешчә мобилизация буенча чакырыла.

Мобилизациянең беренче нәтиҗәләрен бәяләүче экспертлар сүзләренчә, мобилизацияләнүчеләр арасында кече офицерлар юк диярлек. Аларның белемнәре һәм осталыклары бүген кирәк. Һәрберсе билгеле бер хәрби бүлекчәнең яшәешен тәэмин итә ала. Хәрби кафедраны тәмамлап, хәрби-учет белгечлеген үзләштергән һәр офицер мобилизацияләнгән очрагына дип баштан ук билгеле бер хәрби частька билгеләнә. Хәзер аларның Кораллы Көчләргә кирәклеге ачыклана.

Татарстан хәрби комиссариатында әйтүләренчә, хәлиткеч карарны чакырылыш комиссиясе кабул итәчәк. Аларны чакыруны кичектереп тә торырга мөмкиннәр. Рядовойларның гомерен саклап калу һәм хәрби бурычларны уңышлы үтәү өчен акыллы командирлар кирәк. Өлешчә мобилизация планына үзгәрешләр кертүнең сәбәбе әнә шуңа да бәйле.


Татарстанда хәрби кафедра тәмамлаучыларны өлешчә мобилизацияләү буенча чакырачаклар” язмасына фикерләр

  1. Шатландырдыгыз… Татарстан hэрчак паровоздан алда чаба инде ул, остэгелэргэ ничек ярарга белми безнен житэкчелэр. Кон саен табутлар кайта, япь-яшь егетлэр харап була. Олешчэ диделэр, кайчан монын чиге булыр? Энэ башка аз санлы халыклардан урнэк алыгыз. Аларнын депутатлары уз миллэтлэрен мобилизациядэн азат итуне сорап морэжэгать итэлэр. Э безнекелэр арттырып ути, «пажалысты» гына.

Фикер өстәү