Хөкүмәт мобилизация буенча повестка формасын һәм аны тапшыру кагыйдәләрен раслаган

Россия Хөкүмәте мобилизация буенча повестка формасын һәм аны тапшыру кагыйдәләрен раслаган. Бу җәһәттән тиешле документ хокукый актлар порталында пәйда булган.

1 августтан мобилизация турында гадәти повесткалар ярдәмендә хәбәр итәчәкләр. Алар шулай ук электрон рәвештә дә кабатланачак. Шул ук вакытта кәгазь повестка төп документ булып торачак. Дәүләт Думасының Оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов “Парламентская газета” хәбәрчесенә шулай дип аңлатып үткән.
“Җитди яңалыклар кертелүгә карамастан, гадәттәге кәгазь повестка военкоматларның хәрби хезмәткә чакырылучылар белән төп аралашу ысулы булып калачак. Электрон повестка кәгазьдәгесен кабатлаячак кына”, – дигән Картаполов.

Мобилизация буенча чакыру турында повесткалар “срочник”ларның повесткаларына охшаш булачак. Бары тик документның өске өлеше генә аерылып тора: анда хәрби чакырылышның нигезе – дәүләт башлыгының мобилизация игълан итү турында боерыгы, шулай ук хәрби комиссариатка кайсы көнне һәм кайсы вакытта килергә кирәклеге күрсәтеләчәк.

Повестканы тапшыру кагыйдәләре – гадәтиенеке кебек үк. Ягъни повестка, җибәрелгәч яки тиешле цифрлы сервисларда урнаштырылгач, тапшырылган, булып санала. Билгеләнгән вакытка хәрби комиссариатка килмәүчеләр барлык яңа чикләүләргә эләгәчәк.

Картаполов әйтүенчә, повесткаларның бердәм реестрының төгәл генә кайчан эшли башлаячагы әлегә мәгълүм түгел. 1 октябрьгә эшли башларга мөмкин – Россиядә көзге чакырылыш гадәттә шул көннән башлана.


Фикер өстәү