Махсус хәрби операциядә улы һәлак булган артистка мактаулы исем биргәннәр

Махсус хәрби операциядә һәлак булган биюче Илнар Хәтмуллиның әнисенә «Башкортстан Республикасының атказанган артисты» дигән исем бирелгән. Бүләкне Республика Башлыгы Радий Хәбиров тапшырган.

Лариса Хәтмуллина Сибай концерт-театр берләшмәсендә эшли, улы Илнар Хәтмуллин да шунда биюче булган. Ул өлешчә мобилизация башлангач, махсус хәрби операция зонасына хәрби хезмәткә китә.

23 яшьлек  Илнар Хәтмуллинның башта югалуы турында хәбәр тарала, бераздан аның үлгән булуы ачыклана. Ул өйләнеп хатыны белән бер генә ел яшәп калган.  Февраль аенда аның улы туган иде.

Лариса Хәтмуллина социаль челтәрдә: «Әлеге бүләкне улыма багышлыйм», – дип язган.

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Илнар турында: “Атылды да сүнде йолдыз”


Фикер өстәү