Хәрби комиссариатка бармаучыларны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәчәкләр

Хәрби комиссариатка бармаучыларны машина йөртү таныклыгыннан вакытлыча мәхрүм итәргә мөмкиннәр. РБК агентлыгы хәбәр итүенчә, Россия Эчке эшләр министрлыгы повестка буенча военкоматка барып күренмәүчеләрнең (хәрби бурычлы кешеләр турында сүз) автомобиль йөртүгә хокукын чикләү тәртибен раслаган. Эчке эшләр министрлыгының бу җәһәттән боерыгы 11 июльдән үз көченә керәчәк.

Документта билгеләп үтелгәнчә, хәрби комиссариатка бармаучының «права»сын алу турында карар хәрби учетның бердәм реестрына кертеләчәк. Карар Эчке эшләр министрлыгы базасына кабул ителгәннән соң бер тәүлек эчендә ЮХИДИнең федераль мәгълүмат системасына эләгәчәк. Машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калган кеше, военкоматка барып, үзеннән таләп ителгәннәрне эшләгәч кенә, хәрби учет реестрында тиешле карар пәйда булачак һәм «права» кире кайтарылачак.

Моңа кадәр хәрби учетка басмаган яки мондый учетта торучылар военкоматка килмәгән очракта, аларга машина йөртү таныклыгы бирелмәү яки аның гамәлдә булуы чикләнү турында хәбәр ителгән иде инде.

Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Владимир Путин быел апрель аенда хәрби учетның бердәм реестрын булдыруны күздә тоткан законга кул куйды. Документта электрон повесткалар ярдәмендә хәрби хезмәткә чакыру турында хәбәр бирү рөхсәт ителгән, шулай ук повестка алып та, хәрби комиссариатка килмәүчеләргә кайбер чикләүләр кертелгән. Законнан күренгәнчә, повестка тапшырылганнан соң 20 көн узгач, нигезле сәбәпсез хәрби комиссариатка килмәүчеләрнең тормышы бермә-бер катлауланачак. Әйтик, аларга шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлүне, транспорт чараларын һәм күчемсез милекне теркәүне тыярга, шулай ук автомобиль йөртү хокукына чикләү салырга мөмкиннәр. Моннан тыш хәрби комиссариатка килмәүчеләргә кредит бирмәү күздә тотыла.

Шул ук вакытта төбәкләр үзләре дә өстәмә чикләүләр: түләүләрдән, ташламалар, башка ярдәм чараларыннан вакытлыча мәхрүм итүне кертә алачак.


Фикер өстәү