Татарстанда балалар мәйданчыгында пыялага баскан үсмернең аягына зур зыян килә язган

Чаллыда бер үсмер балалар мәйданчыгында уйнаганнан соң операция өстәленә менеп ятарга мәҗбүр булган. Бу хакта “Татар-информ” автомобиль төзүчеләр шәһәренең Кама балалар медицина үзәге мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Үсмер шешә ватыгына ялгыш басып, кроссовкасы аша аяк бармагын кискән. Шул ук көнне травмпункт хирурглары аның ярасын чистартып бәйләгән.

Тикшерү барышында табиблар аякның бер бармагы хәрәкәтләнмәвен күргән. Алар яраның бармакны хәрәкәткә китерүче сеңере өзелүгә китерүен ачыклаган.

“Бармакларны бөгүче һәм турайтучы сеңерләрнең өзелүе тулы хәрәкәтсезлеккә китерү белән яный. Шуңа күрә, сеңерен тегү өчен, үсмерне хастаханәгә травматология бүлегенә салу турында карар ителде”, – дип сөйләгән Кама балалар медицина үзәгенең балалар хастаханәсе табиб-травматологы Никита Абрамов.
Шулай итеп, табиб-травматологлар Данияр Эшбаев һәм Никита Абрамов үсмергә операция ясап, аяк бармагын хәрәкәткә китерүче сеңерләрен торгызуга ирешкән. Малай, савыгып, өенә кайтып киткән инде.
Табиблар билгеләп үткәнчә, сеңерләрнең тулысынча торгызылуы өчен 1,5-2 ай вакыт кирәк.


Фикер өстәү