Татарстан хирурглары яңа туган сабыйдан 1 килограммлы шеш алган

Балалар республика клиник хастаханәсе табиблары яңа туган нарасыйдан 1 килограмм авырлыктагы шеш алган. Бу хакта “Татар-информ” клиниканың матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Сабыйның үсешендәге кимчелек инде ана карынында яткан чагында ук – йөклелекнең икенче триместерында ачыкланган. УЗИда табиблар сабый яралгысында тератома дигән шеш күргән. Медиклар, консилиум җыеп, нарасыйның гомере өчен көрәшергә карар иткән.
“Ул чагында тератома зур булган инде. Шуңа күрә булачак ана Екатеринбургка карын эчендәге яралгыга операция ясауга җибәрелгән. Анда, шешны кечерәйтү, алга таба үсешен тоткарлау өчен, аңа килүче кан тамырларын яндырганнар”, – дип сөйләп үтелгән ДРКБдан.
Операциядән соң булачак ана Республика клиник хастаханәсе акушер-гинекологларының даими күзәтүендә булган.

Бала дөньяга килгәннән соң ук ДРКБның реанимация бүлегенә китерелгән. Биредә нарасыйга ашыгыч төстә операция ясалган. Катлаулы операция уңышлы узган. Хирурглар Андрей Подшивалин һәм Григорий Чигвинцев шешны тулысынча алуга ирешкән.


Фикер өстәү