Сәйдә Мөхәммәтҗанова: «Хыялым тормышка аша башлады…»

Татар җыры, татар милләте өчен җан атучы яшь талант Сәйдә Мөхәммәтҗанова соңгы арада яңалыклары белән сөендереп тора. Күптән түгел генә Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятенең дипломлы белгече булган кыз зур хыялын тормышка ашырды – үз иҗади студиясен ачты. Бу студиядә ниләр бар? Сәйдә белән әнә шул турыда җәһәт кенә әңгәмә кордык.

Сәйдә, ни өчен үз студияңне ачарга булдың?

– Һәр яшь җырчының хыялы инде ул – үз тавыш студиясен булдыру. Мин дә бу турыда хыялландым. Аллаһның рәхмәте һәм якын кардәшебез ярдәме белән шушы хыялым тормышка аша башлады.

Ачылыш кичәсе үзенчәлекле булган, ахры…

– Ачылыш кичәсе 25 июньдә булды. Беренче иҗади кичәне без Венера Гәрәевага багышларга булдык. Венера Хәсәновна – Татарстанның халык артисты, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хормейстеры һәм минем остазым, хөрмәтле укытучым. Нәкъ 25 июньдә Венера апаның туган көне булырга тиеш иде, шуңа студиямнең шушы көндә ачылуы бик тә туры килде. Әлеге иҗади кичәмдә татар халык җырларыннан гына торган альбомның презентациясе дә булды, ул альбомны без Искәндәр абый Мостафин (композитор, аранжировкалар ясаучы, музыкант) тырышлыгы белән чыгардык. Ә инде Венера Хәсәновнаның васыяте буенча, без аларны иң элек классик рәвештә башкарырга тырыштык, ягъни эстрада стилендә түгел, ә нәкъ халыкчан яңгырашында. Альбомда 10 җыр тупланган һәм без шушы 10 җырга клиплар да төшерергә өлгердек, тиздән аларны ТНВда күрә алачаксыз.

Иҗади кичәбезгә Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Ринат абый Вәлиев, Илүсә Хуҗина, Ильяс Фәрхуллин ямь өстәде. Бик зур рәхмәт аларга!

Студия турында сөйлә әле. Ниләр булачак анда?

– Студиягә килгәндә, ул өч өлештән тора: тавыш яздыру студиясе (аның хуҗасы – Искәндәр Мостафин), вокал дәресен бирә торган бүлмә һәм репетицияләр, иҗади очрашулар, кичәләр ясый торган зур зал, анда якынча 80 кеше утырта алабыз.

Вокал дәресләрен үзең дә бирәчәксеңме?

– Киләчәктә мин дә эшләрмен дип уйлыйм. Әлегә иҗади проектларым күп. Вокал дәресләре укытырга теләк белдерүчеләр булса, без бу бүлмәне, сәхнәне арендага бирәбез. Анда бөтен шартлар да бар. Инструменталь ансамбльләр дә репетиция ясый, шөгыльләнә ала.

– Син күптән түгел генә дипломлы белгеч булдың. Без сине ихластан котлыйбыз! Киләчәккә иҗади планнарың белән дә уртаклашсаң иде.

– Иҗади планнар шактый күп. Беренче чиратта, халык җырлары альбомын дәвам итәргә. Шулай ук танылган композитор Луиза Батыр-Болгари белән дә иҗатташлык дәвам итә, Луиза апа белән тарихи җырлар өстендә күбрәк эшлибез. Искәндәр абый Мостафин белән үземнең автор җырларын будырырга тырышачакбыз. Ә инде дөнья күрергә өлгергән яңа клипларны социаль челтәрләрдә, «YouTube»тагы каналымда карый аласыз.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


Фикер өстәү