Газетага язылу

Сабада яшәүче тыл хезмәтчәнен зурладылар

Ибраһимова Шәргыя Әхмәтзакир кызына күптән түгел 95 яшь тулды. Ул Татар Икшермәсе авылында туа.

Сабада яшәүче тыл хезмәтчәнен зурладылар
Фото: шәхси архивтан

Шәргыя Ибраһимова 12 яшьтән җәй көннәре әтисе белән көтү көтә, ашар өчен кычыткан, алабута, ат кузгалагы капчыклап ташый. Колхозга урман кисү планын керткәч, 15 яшендә урман кисергә йөри башлый.Аны 1951 елда Шәргыя апаны фермага таналар карарга куялар, бер елдан сон аны сыерлар торагы ягына мөдир итеп билгелиләр, үзенең соравы буенча 1953 елда сыер савырга күчерәләр.

Шәргыя апаның хезмәте югары бәяләнә, 1956 елда алдынгы сыер савучы район почет тактасына кертелә һәм бер атнага Мәскәүгә авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә  җибәрелә.

1956 елда Шәргыя апа кияүгә чыга,  ире Исрафил абый белән 3 кыз тәрбияләп үстерәләр.

Кияүгә чыккан соң, фермадан китеп, 1966 елга кадәр колхозда төрле эштә хезмәт куя: урак ура, көлтә бәйли, борчак чаба. 1966 елда “Кырчылык” созхозына бригадир итеп билгеләнә, әлеге хезмәтендә лаеклы ялга чыкканчы (1986 ел) эшли. 1985 елда зур югалту кичерә – тормыш иптәше Исрафил абый каты авырудан соң вафат була. 2025 елда баал хәсрәте күрә: бер кызын соңгы юлга озата.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре