Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында һәлак булган завод хезмәткәрләре истәлегенә мемориалга чәчәкләр салды. Сугыш елларында фронтка 2 меңнән артык завод кешесе китә. Күбесе кире әйләнеп кайтмый. Дары заводының сигез хезмәткәре Советлар Союзы Герое була.
Сугыш башланганда Казан дары заводы өзлексез дары җитештерүче һәм алгы сызыкка җибәрүче төп предприятие була. Завод базасында махсус техник бюрода (ОТБ-40 НКВД) БМ-13 «Катюша» яшерен җайланмасы өчен реактив снарядларга дары эшләә. Сугыш елларында завод алгы сызыкка кыр һәм диңгез артиллериясе, самолет кораллары, винтовка патроннары өчен 4 млрдтан артык заряд җибәрә, шул исәптән 1 млн заряд – «Катюша» өчен. 1985 елда завод I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез