Гел хәрәкәтләнә торган урын, өстәвенә, чәйнек янына барсаң да, ашарга пешерә башласаң да, әле пар, әле газ кызуы бәреп торганга, ул урын ун көнләп шул кызарган килеш торды. Бәлки төзәлгән дә булыр иде әле...
Барысы да шаян мәчебезнең нәкъ шул урынга тырнагын батыруыннан башланды. Мәче дускайның беренче тапкыр гына тырнавы түгел – анда да исем китмәде. Берничә көннән ул урында күпсанлы үлекле вак куыклар күренде. Менә шуннан соң инде миндә табиблык азарты уянды. Мондый тәҗрибә бар иде инде: хастаханәгә бармас өчен җан тартышып, үз белдегем белән дәваланган очракларның саны шактый. Өйдә нинди мазь-дару бар – дөрес, шушындый очракларга туры килгәннәрен генә, белешмәләрен укып, барысын да чираттан шушы урынга сөрттем. Бераз файдасы бар кебек тоела да кул берничә көннән кабат үз хәленә кайта. «Әһә, монысы килешмәде», – ди «табибә» Гөлсинә. Һәм яңа дәвага керешә. Бер айлап җәфаланганнан соң әлеге кулның бармагына берничә вак бетчә чыкты. Ул да, теге пешкән урын да кычыта башлады. Интернеттан укып, фотолар карап, беренче диагнозны куйдым... Төгәлрәге, икенче. Беренчесе парда пешү иде бит. Икенчесе шактый чиркангыч: мондый диагноз куелса, мин әйтәм, оят, урамга да чыгып булмас! Хастаханәгә берничек тә барырга ярамый, авылга ишетеләчәк...
Мин курыкты дип кенә кулым төзәлергә ашыкмады. Бераздан икенче кулда да берничә урында, кычытып, кытыршы вак бетчәләр барлыкка килде, ул урыннар да кызарды. Интернеттан карап, өченче диагнозны куйдым: экзема. Монысы йогышлы түгел, кешегә күчми. Дәвалауга бик бирешми, гел кабатлана икән. Фотодагы рәсем белән минем кул шулкадәр охшаш. Берничә көннән бу фаразны да үзгәрттем: аллергия бит бу, дим! Әнә фотолары да, билгеләре дә төп-төгәл килә. Ун көн аллергиядән дәваладым мин моны. Дөрестән дә, кулларның кызарганы бетте, кычытмый да... Тәки тырыштым, дәваладым бит, яшь вакытта әнине тыңлыйсы, табиб буласы калган, миннән табиб чыкмый дип, юкка кәҗәләнгәнмен, дим.
Ике айга якын кулны саклап (ярый әле яз минем файдага эшләде, ашыгып килмәде, бакча эшләре дә, калганы да соңарды), бөтен эш бергә бөялгән иде. Төзәлде дип уйлап, саклык өчен резин пирчәткә киеп, өйләр дә юылды, бәрәңгеләр дә утыртылды, бакча-теплицалар да каралды. Кул гына резин пирчәткәне дә, суга тыгуны да яратмады. Бөтенесе өр-яңадан кабатланды, әле начарланды да кебек.
Мин инде интернеттан бишенче – иң куркыныч диагнозны эзләп укыдым: билгеләре әллә ни туры килеп бетмәсә дә, фотосурәттә минем кулга охшаш вариантлар да бар... Бөтен куркуымны җиңеп, хастаханәгә барудан башка чара калмады.
Район хастаханәсендә инде мин белгән табиблар бөтенләй юк дисәң дә була. Дерматолог ханым да – соңгы буын табиблардан. Кабул итү рәвеше белән үк ниндидер хөрмәт уятты ул. Авырып килүчеләрне чакырып кертә, шул арада медосмотр узарга килүчеләр юкмы, дип белешергә шәфкать туташын коридорга чыгара. Андыйларны чиратсыз үткәрәләр. Тәртип. Бер кеше зарланмый, тавышланмый.
Табибка кулымны нәрсәләр белән дәвалавымны язып алып барган идем. Исемлек шактый озын. Кычкырып укып чыкты. Көлмәде, гаепләмәде. «Шушы кадәр дарулар алырга барыбер даруханәгә килгәнсез, хастаханәгә килергә авырсынгансыз, – диде. – Төзәлергә ирек бирмәгәнсез». Ун көн бөтенләй су тидермәскә, резин пирчәткә кимәскә кушты, сөртергә һәм эчәргә моңарчы мин кулланмаган препаратлар язды. Аннан соң ике ай буе косметик киҗе-мамык пирчәткә белән йөрергә, эшләгәндә бары аның өстеннән генә резин пирчәткә кияргә киңәш бирде.
Берничә көн табибә кушканча дәвалануга ук нәтиҗәләр сөенерлек булды. Теге чакта дөрес әйткәнмен, чыкмый икән миннән табиб, өч айга якын тикмәгә үземне тилмерткәнмен икән, дидем. Тагын ике ай сакланасы, матур, уңайлы ак пирчәткәләр киеп йөрисе генә калды...
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез