Газетага язылу

Милли киемнәр бренды хуҗабикәсе Гөлфия Хәлиуллина: «Халкыбыз бизәкләребезгә сусаган»

Чаллыда яшәүче Гөлфия Хәлиуллина – татар милли киемнәрен, тарихи бизәкләрне яңа сулыш белән халыкка кайтаручы танылган оста. Аның кул астында туган чигүле намазлыклар, күлмәкләр, заманча жилетлар һәм милли яулыклар яшьләр арасында да бик популяр. Тарихны бүгенге белән бәйләүче Гөлфия ханым үткән юлы, нәсел җепләре һәм бренд турында сөйләде.

Милли киемнәр бренды хуҗабикәсе Гөлфия Хәлиуллина: «Халкыбыз бизәкләребезгә сусаган»

Гөлфия ханым, әңгәмәне үзегез белән танышудан башлыйк әле.

– Тумышым белән Яңа Чишмә районының Зирекле авылыннан. Мин – әти ягыннан да, әни ягыннан да дүртенче буын тегүче. Гомумән, безнең нәселдә тегүчеләр, тукучылар, умартачылар, балта осталары, бакчачылар күп булган.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга тегүчелеккә укырга кердем. Укуны иң югары – 5 нче разряд белән тәмамладым. Шуннан соң юллама белән авылга кайтып, «Дом быта»да эшләдем. Кияүгә чыккач, Чаллыга күчендек. Ирем Рөстәм белән бер авылдан без. Бөтенләй башка юнәлештә эшләсә дә, төп киңәшчем, терәгем, дустым ул. Чаллыда башта хөкүмәт эшендә кисүче булып та эшләргә туры килде. Юллар барыбер үз сукмагыма китерде.

Милли киемнәр, дини юнәлеш сезнең тормышка кайчан килеп керде?

– Утыз ел элек мин яулык яптым һәм мөселман киемнәре белән кызыксына башладым. Ул вакытта заманча, яшьләрчә озын җиңле киемнәр бөтенләй юк иде диярлек. Сайлау мөмкинлеге булмау тәвәккәлләргә мәҗбүр итте, һәм мин үз эшемне ачып җибәрдем. 24 ел элек булдырган беренче брендымны үз исемем белән – «Гөлфия» дип атадым. Алга таба ирләр киеме дә тегә башлагач, аңа «Sabr» исеме бирдем. Ә моннан алты ел элек брендны «Остазлар»га алыштырдык. Исемен тарих белән бәйлисе, остазларыбызга булган хөрмәтне күрсәтеп, шулай ук бүген һәм киләчәктә эшли торган яшьләрне дә күз алдында тотасы килде. Хәзер бары тик чигү белән генә шөгыльләнәбез. Ә «Sabr» бренды астында кызым белән киявем эшли. Алар яшьләрчә, заманча киемнәр тегә. Оныкларым да милли кием белән бик нык кызыксына, шул стильдә киенәләр. Үземнән төрлечә күзаллап, тегеп бирүемне сорыйлар, кая гына барсалар да, милли кием эзлиләр.

Сезнең чигү үрнәкләрегездә балачак хатирәләре яши кебек...

– Сагынып сөйли торган балачагыбыз бик матур вакытка туры килде. Өйләр чигүле тастымаллар белән бизәлгән иде. Апам белән ак бәзгә чигелгән мендәр тышларын юып, үтүкләп куябыз да, шуларга сокланып карап тора идек. Истәлекләр күңелдә яши. Алга таба, авыллар заманчалашкач, элеккеге чигешләр онытылып, сандык төбенә салына башлады. Әниебез, әбиебез, өлкән туганнарыбыз исән чагында, барысын да булдыра алганча җыеп, саклап калырга тырыштык. Эшемне башлап җибәргәннән соң чигә торган беренче машинамны алдык. Ул вакытта бик нык кыйммәт – өр-яңа җиңел машина бәясе иде ул. Машинасын алдым, тик татар бизәкләре бик аз иде миндә. Кемнән өйрәнеп була, барысыннан да сеңдереп калырга тырыштым. Иң беренче булып чигүле намазлык чыгардым. Үземә ошаган, күңелемә хуш килгәнче унлап намазлык чиккәнмендер. Бүген исә татар бизәкләре белән эшләнгән тарихи 23 төрле намазлыгыбыз бар. Шуннан соң бирнә сөлгеләре, ашъяулыклар, күлмәкләр һәм заманча жилетлар эшли башладык. Соңгыларын яшьләр аеруча яратып ала. Шуннан соң киемгә туры килердәй яулыклар сорый башладылар. Казанда яшәүче Ильяс абыемнан милли бизәкле яулыклар ясап бирүен сорадым. Бүген абый белән берлектә эшләгән төрле төсләрдә дүрт төрле яулык һәм палантиныбыз бар.

Төсләр сайлаганда халыкның зәвыгы ничек үзгәрә? Татарлар күбрәк нинди төсләргә өстенлек бирә?

– Татарлар ак, кара, яшел, зәңгәр һәм беж (аксыл) төсләрен яраталар. Яшьләр күбрәк кара төсне сайлый, ә инде өлкәннәр, киресенчә, бу төскә бик каршы. Тик кара төсне элек тә кигәннәр, бездән соң да киячәкләр. Чөнки ул – классика, халыкара төс. Безнең музейда да кара төстәге элеккеге алъяпкычлар, яулыклар, киемнәр саклана. Эшли башлаган вакытта артык мәгълүмат юк иде. «Әбиләр тегеләй, болай киенгән. Сезнеке ник шулай?» – дигән фикерләрне дә ишетергә туры килде. Беренчедән, алар да төрле чорда төрлечә киенгән. Икенчедән, ник мин аларча киенергә, узган гасырга карарга тиеш соң? Мин башкача, алга карап, шул ук вакытта традицияләрне саклап киенәм һәм киендерәм.

Гөлфия ханым, сез остаханәгезнең бер ягын музей итеп тә эшләгәнсез. Бу да тарихны барлаудан башланган эш булдымы?   

– Музейдагы әйберләрне мин ике ел буе авыллардан җыйдым. Таныш-белешләрдән татарларның көнкүреше, яшәеше турында нинди мәгълүмат – барысын да сеңдереп барырга, фото һәм видеоларга төшереп алырга тырыштым. Ләкин башта музей булыр дип тотынмаган идем. Тарихны өйрәнү – бер нәрсә, аны бит әле сакларга һәм дәвам итәргә дә кирәк. Шуннан соң шушы остаханәдә музей булдыру идеясе туды. Кая гына барсак та, музей экспонатларын үзебез белән алып, кешеләргә күрсәтеп, ике гасыр арасында басып торуларын күрсәтергә тырышам. Музейда балаларга экскурсияләр дә оештырабыз.

Соңгы елларда татар бизәкләре белән эшләүче эшмәкәрләр, кибетләр саны арта. Сезнең карашка, бу нәрсәгә бәйле?

– Дин белән милләт беркайчан да аерылмаган. Ничек кенә тыйсалар да, безнең әниләр һәм әбиләр динле булган. Халкыбыз милли бизәкләребезгә сусаган. Кызыксыну һәр буында да бар. Бәйрәмнәргә, туй, никах мәҗлесләренә бүләк итеп тә сайлыйлар. Киемнәребезне чит илләргә сәяхәт кылганда да сорап киләләр. Үзем дә хәзер бары тик милли бизәкле киемнәр генә киям. Кешеләр игътибар итә, туктатып: «Бүген нинди бәйрәм?» – дип сораучылар да бар. Хәзер инде үземнең танышлар, якыннар да чигешле киемнәрдән йөри.  

Чигеш белән эшли башлаган елларда сезнең юнәлешне кабул итмәүчеләр булдымы? Киемнәрегезне сатып алырга теләүчеләр күп идеме?

– Сату белән авырлык булмады. Шулай да миңа: «Соңга калдың инде, хәзер брендларны үстерү бик авыр», – дип әйтүчеләр булгалады. Соңга калсам калырмын, шулай да эшләп карыйм әле, дип тотынган эшем бу. Һәм ул бәрәкәтле булды. Бөтен гамәл нияттән һәм Аллаһның ярдәменнән тора. Ниятең дөрес икән, ул бөтен юлны ача. Хезмәтне акча өчен дип кенә түгел, әҗере булсын дип тә эшләргә кирәк. Бу турыда үзем белән бергә эшли торган кызларга да гел әйтә киләм. Безнең намазлыкта никадәрле намаз укылса, әҗере безгә дә була, дигән сүз бит.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре