Алмаз, Дәниф, Илсаф һәм Альбертны әти-әниләре, якыннары һәм авылдашлары бик җылы каршы алган.
– Егетләрнең өчесе бер класста укып, бер-бер артлы киткәннәр иде. Берсе бер яшькә олырак. Авылдан китүләре дә бер үк көнгә туры килде. Әлеге балалар арасында улыбыз Илсаф та бар. Аллаһка шөкер, матур итеп озатып, матур итеп каршы алдык. Өчесе дә кайтып беткәч, барысы бергә урам әйләнеп уздылар. Балаларны каршы алырга, сәламләргә бөтен авыл халкы чыкты, - диде Ильфира Зарипова. Аның сүзләренчә, егетләрне армияга озатканда электән үк килгән йолаларны да башкарганнар. - Ипи телеме каптырып, солдат туган йортына кайтканчы, шуны саклап торабыз. Авылны чыгып киткәндә, баганага яулык бәйләп калдыралар. Моннан тыш, киткәндә дә, кайтканда да урамны әйләнеп, җырлап, халык белән саубуллашып уздык. Быел китә торган егетләр юк. Балаларыбыз исән-сау кайтсын, дип ут йотып тордык. Инде алга таба дөньялар тынычланып, матур, рәхәт итеп яшәргә язсын иде, дип телибез, - диде солдат егетнең әнисе Ильфира апа.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез